Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда коронавируска каршы вакцинация ясау дәвам итәчәк

Өлкән яшьтәге баулылар өчен ковид аеруча куркыныч булып кала бирә.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүе күзәтелә. Республикада гражданнарның аерым категорияләре өчен коронавирус инфекциясенә каршы мәҗбүри вакцинация гамәлдән чыгарылды. Бу хактагы карарны Татарстан Республикасының Баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина имзалаган.

Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнары территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева район җитәкчелеге белән атналык киңәшмәдә билгеләп үткәнчә, Баулы районында да Covid-19 белән авыручылар саны кимү күзәтелә. Шулай да, тынычланырга иртәрәк: безнең районда коронавирус инфекциясенең яңа очраклары ачыкланып тора.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Баулының инфекция госпиталендә 13 пациент ята, шуларның 12се – 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, алар барысы да вакцинация узмаганнар. Баулы районында вакцинация чорында ковидка каршы барлыгы 20855 баулылы прививка ясаткан, 50се – 12-17 яшьлек балалар. Шул ук вакытта өлкән яшьтәге халык арасында 6283 кеше (73 проценты) генә вакцинация узган.

– 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә аерым тукталып үтәм. Алар вакцинация узарга ашыкмый, әмма нәкъ менә алар еш кына авыруларга дучар була, – дип ассызыклады Глеб Алексеев. – Районда вакцинация һәм ревакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә безнең хастаханәдә Covid-19га каршы вакцинация өчен берничә төрле препарат бар.

Эксперт билгеләп үткәнчә, вирус, нигездә, кеше организмындагы кан тамырларына зыян китерә. Пациентларда инфаркт һәм инсульт рәвешендә катлауланулар күзәтелә. Шуңа күрә медицина учреждениесендә хәзерге вакытта бу пациентларның тирәнтен диспансеризациясе үткәрелә.

Глеб Алексеев сүзләренә караганда, агымдагы елның маенда коронавирус инфекциясенең чираттагы дулкыны көтелә.

– Яңа дулкынның нинди булачагын без әлегә белмибез, – дип йомгаклады чыгышын Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы. – Бүгенге көндә инфекция процессын контрольдә тотуның бердәнбер ысулы – коронавируска каршы прививка ясату.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев