Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда эпидемиологик вәзгыятьне контрольдә тоталар

Соңгы көннәрдә Баулы районында COVID-19 белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Баулы районы территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, пандемия башланганнан бирле, безнең районда яңа коронавирус белән авыручылар саны, бәхеткә, моңа кадәр билгеле булган 11 очрактан артмаган. Аның сүзләренә караганда, 1 гыйнвардан 25 октябрьгә кадәр Баулы районында пневмония белән авыруның 620 очрагы теркәлгән, 40ы – 17 яшькә кадәрге балалар.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Ринат Шәфиков хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Баулы шәһәренең провизор госпиталендә 28 пациент бар, 66 кеше өйләрендә дәвалана. Ул районда пневмония йоктырган авырулар белән бәйле хәлнең контрольдә булуын әйтте. Аның сүзләренә караганда, пневмониянең җиңел формасын дәвалау ике атнага кадәр дәвам итә, авыр формасы өч айга кадәр барырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев