Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда битлек тегәргә өйрәтүче мастер-класс үткәрелде

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, даруханәләрдә медицина битлекләре дефицитка әйләнде. Аны үзең дә ясарга була.

Баулы шәһәренең “Березка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Юлия Исхакова медицина битлеген ясау буенча мастер-класс үткәрде.

Юлия Исхакова сүзләренә караганда, чараның максаты – социаль хезмәтләр алучыларны төрле битлек төрләре белән таныштыру.

Мастер-класста катнашучыларга битлекне пөхтә итеп тегү бурычы куелган.

Битлек тегү өчен марля, мамык, кайчы, сантиметр, энә һәм җеп алынган. Барысы да яхшылап аңлатылгач, эшкә керешкәннәр.

Мастер-класста катнашучылар үз эшләренең нәтиҗәләреннән канәгать калганнар.

Фото: “Березка” инвалидларны тернәкләндерү үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X