Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулыда актив рәвештә сезонлы грипптан балаларны вакцинацияләү бара

Сезонлы грипптан вакцинаның беренче партиясе (4732 доза) районга август ахырында һәм сентябрь башында кайтарылды һәм тулысынча файдаланылды.

Шушы көннәрдә 2085 доза  балалар вакцинасы кайтты. Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Глеб Алексеев сүзләренчә, хәзерге вакытка инде 948 бала прививка ясаткан.

Район буенча баулыларның өчтән бере диярлек - 5 680 кеше: 4 732 кеше һәм 948 бала - сезонлы грипптан прививка ясаткан. План буенча 20 687 кеше прививка ясатырга тиеш.

Район үзәк хастаханәсе баш табибы сүзләренә караганда, районда ОРВИ һәм үпкә ялкынсынуы арткан. Вакциация алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев