Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулы районында вакцинация темпы кими

Районда вируслы инфекцияләр йоктыручылар күп.

Соңгы көннәрдә коронавирус инфекциясе һәм вируслы инфекцияләр белән авыручылар саны арта. Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарындагы территориаль идарәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева хәбәр иткәнчә, ике атна эчендә 24 кешегә – Covid-19, 160 кешегә пневмония диагнозы куелган.

“Атна башына Баулы шәһәренең инфекция госпиталендә – 16, ә өйләрендә 447 кеше дәвалану узуы теркәлде. Бу кадәрле амбулатор пациентлар булганы юк иде әле”, – ди Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Евгений Сергеев.

Аның сүзләренә караганда, районда вакцинация темпы кимегән. Февральнең беренче атнасына булган мәгълүмат буенча, 20048 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.

“Госпитальдәге 16 кешенең бары 4есе генә вакцинация узган”, – ди баш табиб урынбасары.

Евгений Сергеев әйтүенчә, районда вируслы авырулар йоктыручылар арту сәбәпле, медикларның эше шактый арткан. Өстәвенә медперсоналның 25 проценты авырый.

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #баулы