Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулы районы авылларында яшәүчеләр сәламәтрәк

Кыш чана-чаңгы шуу вакыты гына түгел, ә салкын тиеп авыру чоры да. Баулы районы гигиена һәм эпидемиология үзәге эксперты безнең районда һәм шәһәрдә кискен респиратор вирус инфекциясе, грипп белән бәйле хәлгә кагылышлы статистика белән таныштырды. Грипптан өстәмә саклану кирәкме?

Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында гигиена һәм эпидемиология үзәге табибы-эпидемиологы ярдәмчесе Рәшидә Юнысова “Баулы-информ” редакциясе журналисты белән 2018 һәм 2019 елларда авыручылар саны буенча чагыштырмача анализ үткәрде.

Документларга караганда, 2019 елның 1 гыйнварыннан 9 декабренә кадәр Баулы районында кискен респиратор вирус инфекциясе белән 4417 кеше авырган, тугызына грипп диагнозы куелган. Аларның төп өлеше – 17 яшькә кадәрге балалар (4002 кеше, 441е – бер яшькә кадәрге сабыйлар). Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга килгәндә, авырган 311 баланың икесенә генә грипп диагнозы куелган.

2018 елның шул чоры статистикасына күз салсак, анда бөтенләй башка саннар. Кискен респиратор вирус инфекциясе һәм грипп белән 5434 кеше авырган, 13енә грипп диагнозы куелган. Һәм, авыручыларның күбесе 17 яшькә кадәрге балалар булса да, кискен респиратор вирус инфекциясе белән авырган мәктәпкәчә яшьтәге балалар шактый күп теркәлгән – 1695 кеше. Салкын тиеп авырган бер яшькә кадәрге сабыйлар саны – 623.

Билгеле, без 2018 һәм 2019 елда вакцинация документларын да карадык. 2018 елның 1 гыйнварыннан 9 декабренә кадәр 16015 баулылы прививка ясаткан булган, 2019 елның шул чорында – 18190 кеше.

Нәтиҗә ясап шуны әйтү урынлы булыр: прививка ясату киңәш рәвешендә генә булса да, статистика өстәмә саклануның уңай нәтиҗә бирүен күрсәтә. Алай гына да түгел, шуңа игътибар итү зарур: прививка ясатыр алдыннан, аның килешү-килешмәвен белер өчен, табиб белән киңәшергә кирәк.

Баулы районы авылларында яшәүчеләргә кагылышлы бер кызыклы статистика бар: 2018 һәм 2019 елларда бер генә авыл кешесенә дә грипп диагнозы куелмаган. Алда телгә алынган чорда авыручылар саны да бертигез диярлек (2018 елда – 40, 2019 елда – 44). Авыл халкы арасында авыручылар саны азрак булу сәбәбе нәрсәдә – фаразларга гына кала. Бәлки, саф һава, сәламәт тормыш рәвеше йогынты ясыйдыр?

Евгения ЛЕВАНОВА

Фото: http://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев