Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Баулы аптекаларында дарулар җитәрлекме?

Даруханәләрдә вируска каршы препаратлар булмавы турында социаль челтәрләрдә еш язалар. Мәсәлән, “Баулы-информ” инстаграмында укучыларыбыз Баулы даруханәләрендә кайбер даруларның булмавын хәбәр итә. Хәлнең ничек булуын без үзебез ачыкларга булдык.

“Хезмәткә дан” корреспонденты шәһәрнең үзәк өлешендәге берничә даруханәдә булды. Без кергән беренчесендә үк “Арбидол” булмавы ачыкланды.

– Табиблар күбрәк әлеге вируска каршы препаратны билгели, ә ул инде бездә бер ай чамасы булганы юк. Бездә градусниклар да юк, әйтергә кирәк, ул безне товар белән тәэмин итүчеләрдә дә юк. Заявкалар бирәбез, көтәбез, – дип җавап бирде безгә үз исемен атарга теләмәгән фармацевт.

Икенче даруханәдә без берничә кешедән торган чират булуын күрдек, дару алучыларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр иде.

– Бездә вируска каршы препаратларның күбесе бар. Ә менә антибиотиклар табу – бүгенге көндә проблема. Кайбер препаратлар безне товар белән тәэмин итүчеләрдә дә юк. Табиблар авыручыларга даруханәдә булмаган даруларны билгели, безгә аларны алыштырырлык башка препаратлар эзләргә туры килә, – ди фармацевт Гөлназ Газизова. Аның сүзләре буенча, градусниклар инде ике айлап юк.

– Гадие дә, электронные да, берниндие дә юк. Кешеләр сорый, ә бездә бернинди мәгълүмат та юк, аларның кайчан кайтасын белмибез, – дип өстәде Гөлназ Газизова.

Кайбер баулылар даруханәдәге товарларга бәяләр чамасыз күтәрелгән дип саный. Ә фармацевтлар әйтүенчә, даруларга бәяләр бик артмаган.

– Бәлки, бәяләр бераз үзгәргәндер, алар бит доллар курсына бәйле, – диде бер фармацевт. – Дисконт картасы белән түләгәндә, бөя кыйммәт чыкмый, дип саныйм.

Фото:  pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев