Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Бар ризыкны да ашап та, тазармыйча яшәп буламы?

“Рәттән бөтен әйберне ашау һәм шул ук вакытта авырлыкны югалту – бер-ике артык килограммнан интеккән һәркемнең хыялы. “Бөтен нәрсәне ашый” торган диета белән бу мөмкин хәл. Күпчелек диетологлар рационнан углеводларны һәм майларны алып ташларга кирәк дигәндә, монда исә – чамасы белән бар әйберне ашарга ярый”, - дип яза Bild немец басмасы Марион Грилльпарцер диетасы турында. Фрау Грилльпарцер үзен “экотрофолог", ягъни “өйдә экологик туклану” белгече дип атый. Бу хакта “Российская газета” яза.

Басма язуынча, “организмга бар нәрсәне дә бирергә кирәк, шул вакытта ул үзенә кирәкмәгәннән – май катламыннан арына башлаячак”. Гомумән, бар нәрсә дә рөхсәт ителә, әмма төгәл комбинациядә, “1-2-3” формуласы буенча: бер өлеше углеводлар, ике өлеше аксымнар һәм өч өлеше яшелчәләр. Углеводлар табигый дөге, арыш ипие, “аль денте” халәтенә кадәр пешерелгән макарон (ахырга кадәр пешерелеп бетмәгән, бераз гына катырак булып торган) һәм кабыгы белән пешерелгән бәрәңге булырга мөмкин. Яшелчәләр белән бергә алма, җиләкләр һәм цитруслар да ашарга була.

Шулай да бу диета авторы бераз гына шаярта. Әлеге “бар нәрсәне дә ашый торган диета”дан кайбер ризыкларны төшереп калдырырга кирәк – бодайның йомшак сортларын, арзанлы үсемлек майларын, колбаса һәм газлы суларны.

Бу ничек эшли соң? “Май яндыруның” беренче ике көнендә су, яшел чәй, яшел сумзилар һәм җылы ашлар гына кабул итәргә туры киләчәк. Соңыннан өч тапкыр ашауга күчәргә кирәк. “Ашказанын дөрес тутыру” өчен һәр ашаганда 600 грамм ризык ашарга кирәк. Ашау арасында яшелчәләр капкалап алырга була.

Атнасына өч мәртәбә кич яки иртән углеводлар ашауны чикләргә кирәк. Бу 16 сәгатьлек “разгрузочный” көн ясау өчен кирәк. Әгәр алдагы көнне углеводларны күбрәк ашаган булсагыз “разгрузочный” көн бигрәк тә мөһим. Әгәр атнасына бер-ике мәртәбә Болоньезе соусы белән спагетти ашап алсагыз, әллә ни куркыныч юк. Әмма стрессны шоколадлар, ак ипи һәм кайнатма белән җиңәргә кирәкми.

“Программа сезне тук һәм бәхетле итәргә тиеш”, - диелә хәбәрдә.

Грилльпарцер алга китү дүрт атнадан соң ук сизеләчәк дип ышандыра. Ә иң мөһиме – телевизор карап ятудан хәрәкәтчән яшәү рәвешенә күчәргә кирәк. 

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/copayjavap/bar-rizykny-da-ashap-ta-tazarmyycha-yash-p-bulamy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев