Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ашказанында яман шеш бар икәнен ничек белергә?

Ашказаны яман шеше булмасын өчен авырлыкны контрольдә тотарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, тәмәке тартмаска, яшелчәләр ашарга киңәш ителә.

Онкология авырулары арасында ашказаны яман шеше алтынчы урында тора. Аны еш кына вакытында белеп алып та булмый. Гадәттә, ашказаны яман шеше соңгы стадияләрдә генә ачыклана.

Яман шешне беренче стадиядә ачыклаган очракта, кешеләрнең 68 проценты исән кала, дүртенче стадия ачыкланса бары тик 5 процент кына исән калырга мөмкин.

Табиблар сүзләренчә, берничә сигналга игътибар итү мөһим.

  • Ашаганнан соң эч күпсә,
  • аз гына ашагач та, тамак туйса,
  • гел сару кайнаса,
  • сәбәпсез күңел болганса,
  • эч авыртса,
  • бик тиз ябыксаң,
  • гел ашказаны авыртса,
  • арыганлык хисе булса,
  • ашаганнан соң, коссаң, 

— тиз арада табибка барырга кирәк. Бу симптомнар гастрит, ашказаны җәрәхәте билгесе дә булуы бар. Ләкин яман шеш булуы ихтималын да истә тотарга кирәк.

Ашказаны яман шеше килеп чыгу сәбәбе әлегә кадәр төгәл билгеләнмәгән.

Хәзерге вакытта Helicobacter pilori бактериясе яман шеш китереп чыгара дигән фикер өстенлек итә. Бу бактерия гастрит һәм язва барлыкка китерә. Шулай ук тозлы, ысланган ризык яратучылар да ашказаны авыруларыннан интегә. Тәмәке тартучылар, полиплары булган кешеләр дә куркыныч төркеменә керә.

Фото: http://pixabay.com

Чыганак: https://intertat.ru/news/questions_answers/13-01-2020/ashkazanynda-yaman-shesh-bar-ik-nen-nichek-belerg-5715608

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев