Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Анасы хастаханәдә ташлап киткән бала COVID-19 авыруыннан терелгән

Сабыйны балалар йортына күчерәләр.

Башкортстан Республика клиник перинаталь үзәгендә бер ай чамасы элек бала тапкан ана сабыеннан баш тарткан, ул аны хастаханәдә калдырып киткән. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алешина сүзләренчә, туганнан соң дүртенче көндә балада COVID-19 авыруы бар дип шикләнү туган. 2 майда кабат анализ алгач, баланың тесты тискәре нәтиҗә күрсәтә. Аннары тагын анализ алалар. 23 майда баланың COVID-19 авыруыннан терелүе ачыкланды. Аның хәле тотрыклы яхшы дип бәяләнә. «COVID-19 авырулы бала терелде. Хәзер ул Дөм хастаханәсендә», — дип язды «Башинформ».

Сабыйны балалар йортына озатачаклар. Бу турыда республика перинаталь үзәгенең баш табибы Назир Минһаҗев «Российская газета» сайтына сөйләгән.

Аның сүзләренчә, туган көнендә үк сабыйдан анасы баш тарткан. Ул вакытта сабыйда COVID-19 диагнозы расланмаган була әле. Бала анасы карынында булганда ук пневмония белән авырый. Бу очракта, гадәттә, короновируска тест ялган уңай нәтиҗә бирә.

«Хәзер ул терелде. Безнең республикада коронавирус йоктыру ихтималы булган балалардан баш тарту очрагы теркәлмәде», — ди Минһаҗев.


Фото: /pixabay.com

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/24-05-2020/anasy-hastahan-d-tashlap-kitk-n-bala-covid-19-avyruynnan-terelg-n-5744865

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X