Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Алоэның куркыныч үзлеге ачыкланган: ул онкология барлыкка китереп чыгарырга мөмкин

Алоэның дәвалау үзлекләре турында бернинди дә расланган медицина белешмәләре юк, ди табиб.

Алоэ кушылган кремнарны кояшка чыгар алдыннан кулланырга ярамый, чөнки алар яман шеш барлыкка китерә ала.

Ул билгеләп үткәнчә, әлеге үсемлекнең 98 проценты – судан, калган 2 проценты полисахаридлардан тора. Алоэның «дәвалау үзлекләре» турында бернинди дә расланган медицина белешмәләре юк, дип өстәде табиб.

Табиб тычканнарда үткәрелгән тәҗрибә турында сөйләде. Галимнәр ел дәвамында пеләш тычканнар тиресенә алоэ куя торган булганнар. Алоэ куелган урыннарда яссы күзәнәк яман шеш үсү ихтималы арткан.

Шуннан соң Америка онкология өлкәсендә тикшеренүләр ассоциациясе (AACR) яңа өзелгән алоэны потенциаль куркыныч һәм канцероген, ягъни онкология авыруларын китереп чыгаручы дип саный башлады, ди табиб.

«Әгәр сез алоэ вера кушылган кремнар яратасыз икән, алоэның әлеге үзенчәлеген белеп торырга кирәк. Алоэ вера кушылган крем сөрткән урынга кояш нурлары төшсә, яман шеш куркынычы арта», — диде табиб.

Фото:  //pixabay.com

Чыганак:  https://intertat.tatar/news/questions_answers/21-09-2020/aloeny-kurkynych-zlege-achyklangan-ul-onkologiya-barlykka-kiterep-chygaryrga-m-mkin-5772019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X