Баулы яңалыклары

"Хезмәткә дан" газетасы - Баулы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек

400 дән артык баулылы коронавируска каршы вакцинаны көтә

Районга килгән вакциналар инде сарыф ителгән.

Районда актив рәвештә коронавируска каршы вакцинация бара, әмма әлегә вакцина дозалары беткән, район хастаханәсе яңа партия кергәнне көтә. Бу хакта район башлыгы белән очрашуда Баулы үзәк хастаханәсенең халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Ринат Шәфыйков хәбәр итте.

Вакциация план – халыкның 60 проценты, дип искәртте Шәфыйков.

Хәзерге вакытта районда 400 дән артык кеше вакцина ясатуга язылган.

Район башлыгы Рамил Гатиятуллин хастаханә вәкиленә районыбызга күбрәк вакцина кайтартырга тәкъдим итте:

«Районда ковидтан прививка ясатырга теләүчеләр күп булганга, халыкка озак көттермичә вакцинация ясау мөмкинлеге булсын өчен, район өчен сорала торган дозалар санын арттырырга кирәк», – дип билгеләп үтте Гатиятуллин.

Фото:  /pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев