Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

2019 елда кемнәр диспансеризация узарга тиеш?

Россиядә һәр кеше, 21 яшеннән башлап, өч елга бер тапкыр яшәү урыны буенча поликлиникада тикшеренү узарга хокуклы.

Түбәндәге елларда туган кешеләр 2019 елда диспансеризация үтәргә тиешләр: 1920, 1923, 1926, 1929, 1932, 1935, 1938, 1941, 1944, 1947, 1950, 1953, 1956, 1959, 1962, 1965, 1968, 1971, 1974, 1977, 1980, 1983, 1986, 1989, 1992, 1995, 1998.

Диспансеризация узу турында смс-хәбәр аша искәртү дә гамәлгә кертелде.

Поликлиникага тикшеренү узарга килгән һәр кеше, теге яки бу авыру куркынычы янауны ачыклау өчен, анкета тутыра. Моннан тыш, кешенең авырлыгы, буе, бил әйләнәсе, артериаль кан басымы үлчәнә, флюорография үткәрелә, йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычы янау-янамау тикшерелә, холестерин һәм глюкоза күләмен ачыклауга кан анализы алына.

Кешенең яшенә бәйле рәвештә, тикшеренү төрләре төрлечә, кайберәүләргә өстәмә анализлар билгеләнә.

2019 елның 1 гыйнварыннан башлап, хезмәт кодексына үзгәрешләр кертелде. Аның нигезендә,  эш бирүче хезмәткәрен диспансеризация узарга җибәрергә бурычлы. Эшләүче кешеләргә, хезмәт хакы сакланып, бер көн ял бирелә. Ә пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә – ике көн.

Диспансеризация узу өчен паспорт, полис, СНИЛС булу зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев