Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Шалтыда Корбан бәйрәме узды

    Кичә меңләгән мәчетләрдә, шул исәптән, Шалты авылы мәчетендә дә бәйрәм намазы яңгырады.

    Шалты мәчетенә җыелган мөселманнар намаздан соң мәдәният йортына юл алды. Анда аларны бәйрәмчә эзерләнгән табын көтә иде. Чарага 50 дән артык кеше җыелды. Алар корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландылар. Мәчеткә һәм мәдәният йортына килергә мөмкинлеге булмаган 20 ләп шалтылыга бәйрәм сыен өйләренә илтүне оештырдылар.

    Чара барышында авыл халкына һәм килгән кунакларга Шалты авыл җирлеге башлыгы Зәйрулла Фәткуллин котлавын житкерде. Гаиләләрендә иминлек, илләргә тынычлык теләде. Бәйрәмне Шалты халкы өчен бертуган Саниевлар  һәм Әкълимә Сәгыйть кызы оештырдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: