Бавлы-информ
  • Рус Тат
  • Мулла булуы җиңелме?

    Дин һәм дин әһелләре турында күптән нидер язасы килеп йөри идем. Менә ул көн җитте ахры. Кулга каләм алырга мәҗбүр иткән күренеш белән районыбызның бер авылында кардәш тиешле берәүне җирләүдә катнашканда очраштым.

                Бер үк мулла күз каршымда ике гамәл кылды. Берсе белән тулысынча килешәм, икенчесе белән берничек тә килешә алмыйм. Бу гамәлләр бер үк көнне түгел, күпмедер вакыт аралыгында ике кешене җирләгәндә күзәтелде.

                Беренче гамәл. Мулла зиаратта кабер казучыларга хәер таратуны тыйды. Кабер казырга килүчеләр барысы да хәергә мохтаҗ дип әйтеп булмый, хәер мохтаҗ кешеләргә бирелергә тиеш, дип нигезләде ул үзенең сүзен. Мин дин белгече түгел, бу хакта Коръәндә ничек язылгандыр, әйтә алмыйм. Әмма, мулланың бу сүзләрендә хаклык бардыр, дип уйлыйм. Бу бит әле кабер казучыларга гына да кагылмый. Коръән ашларында да шул ук хәл күзәтелә. Барыбыз да кесә тутырып, вак акча алып киләбез дә, син миңа-мин сиңа дигәндәй, акча алмашабыз. 200 сум белән киләсең дә, 200 сум белән кайтып китәсең. Монда нинди мәгънә бар икән соң? Дин әһелләре безгә шуны аңлатсыннар иде. Күрүемчә, бу мәсьәләгә һәр мулланың үз карашы. Бер үк авылда ике мулла ике төрле сөйләү очракларын да күргәнем бар. Теләсәң-теләмәсәң дә, кечкенә генә мәсьәләдә дә бер фикергә килә алмаган муллаларның белем дәрәҗәсе чамалы, дигән фикергә килергә туры килә. Хәзер бит революциягә кадәрге чор түгел, безнең халыкның күпчелеге  ким дигәндә урта белемле. Элек муллалар артыннан халык дингә ияргән, аларның гыйлемле булуына, үзләреннән күбрәк белүенә, авыр чакларда киңәш сорап барырлык кешеләр булуына инанганлыктан. Дин әһеле нидер сөйли икән, ул кайсыдыр аятьләргә сылтамалар белән сөйләргә тиештер. Алар өчен бер генә китап бит инде – Коръән бар. Халыкны дингә тартыйм, үз артымнан ияртим дисәң, һәр сүзеңне шунда язылганнар белән исбатлап, ныгытып, ышандырырлык итеп сөйлә инде син мулла исемен күтәргәнсең икән. Мулла булу җиңел эш дип, мәчеткә рәхәт тормыш эзләп килергә кирәкмидер. Мәчетләребездә укымышлы муллалар артса, аларны тыңларга да, аларга ияреп, дин юлына басарга да җиңелрәк булыр иде һәрберебезгә.

    Икенче гамәл. Шул ук авыл, шул ук мулла. Шул ук зиратта бер кардәшебезне җирлибез. Каберне күмеп бетердек, мулла кушкан тәртиптә тезелеп бастык, гадәттәгечә, кечкенә генә вәгазь тыңларга әзерләндек. Барыбыз да шунда киләсе, бер-беребезне исән чакта хөрмәтлик, исәннәрнең кадерен белик, дигән кебегрәк сүзләрне мулла абзый миебезгә тагын бер кат сеңдерер, алла бирсә. Бу катлаулы, аяусыз, азгын тормышта шунда булса да һәрберебезнең колагына бер-ике акыллы сүз керер, ичмасам. Ни гаҗәп, муллабыз болай диде:

     - Сез инде минем монда ниләр сөйләргә тиешлекне үзегез дә бик яхшы беләсез, бер балык башын күпме чәйнәргә була? Әйдәгез догага керешик.

    Һич арттырмыйм, нәкъ шулай диде. Еласаң – ела, көлсәң- көл.

    Муллаларның вәгазен тыңласаң да, кайчан барысының да бер үк сүз, каяндыр ятлаган текст сөйләвенә игътибар ителә. Барысы да түгел, әлбәттә, үзенең акылы белән, тормыштагы мисаллар белән баетып, әйтәсе килгәнен үтемле итеп әйтүчеләр бу тәнкыйтьне үзенә ала күрмәсен. Әмма инде... Шул ятлаган вәгазен дә сөйләргә иренүче мулла белән гомеремдә беренче кат очраштым. Иң кызыгы – мин аның, нигә шулай әйтүенең серен дә беләм шикелле. Мулланы шул көнгә төшергән “гаепчесе” дә бар иде анда. Моңа кадәр берничә ай элек, шул ук зиаратта, мәетне күмү тәмам булгач, сөйли башлаган иде ул тиешле вәгазен. Шунда бер тәрбиясез, имансыз берәү:

     - Бу балык башын күпме чәйнәргә була инде, әйдә кыскарак тот әле, - дип, бүлдерде аны.

    Муллабыз аңа каршы берни дә әйтә алмыйча, вәгазен кыскартты да, тәмам итте. Шуннан бирле, күрәсең, ул вәгазь укудан ваз кичкәндер мескенкәй. Теге тәрбиясезнең дин әһеленә ихтирамсыз булуы, яхшы сүзләр тыңларга да тәкате җитмәве, әлбәттә инде,  тәнкыйтькә лаек. Әмма, минемчә, төп гаеп монда тагын да муллада. Беренчедән, ул тәрбиясез авылдашын дөрес юлга бастырырлык бер сүз тапмады шунда. Икенчедән, һаман да шул каяндыр ятлап өйрәнгән, тыңлаучыларны туйдырып бетергән  вәгазьнең “бер үк балык башы”на әверелүендә бит төп бәла. Нүҗәли соң инде дөньяда күпне күргән олы кешенең яшь буын балаларына акыл бирерлек бер сүзе дә юк?!

    Мулла булу догалар ятлау гына түгелдер шул. Дин әһелләре арасында үзебездән гыйлемлерәк кешеләрне күрәсе килә. Амин, шулай булсын.

    Сәгыйть Әхмәтҗанов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: