Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Изге Рамазан аена аяк басабыз

Үзизоляция режимы мөселманнарга ураза тотуда кыенлык тудырмый, киресенчә гаилә әгъзаларын бер-берсенә якын итә

Татарстан мөселманнары диния нәзарәте карары нигезендә, Рамазан аенда мәчетләрдә укыла торган төнге тәравих намазы быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, укылмаячак. Мөселман кешесе аны үз өендә башкарырга тиеш. Рамазан ае, башкарылачак гамәлләр турында Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов ачыклык кертте.

– 23 апрельдә – беренче тәравих намазы белән без Рамазан аена кереп китәбез, дип аңлатты ул. – 24 апрельдә уразаның беренче көне. Ураза бер ай дәвам итеп, 23 май – уразаның соңгы көне була. Ә 24 май – бәйрәм көн. Быел кызганыч дибез, тәрәвих намазларын, ифтар мәҗлесләрен мәчетләребезгә килеп, бергә укый алмыйбыз. Ләкин без хәерле ягын карый торган булсак, Аллаһыбыз безгә шундый мөмкинлек бирә, без гаиләләребездә, шул ук гамәлләрне өйдәгеләр белән үткәрә алабыз. Балаларыбыз күрсен, өйрәнсен өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Башка елларда хәзрәтләребез, шулай ук мөселман кардәшләребез ифтар мәҗлесләрен көн саен гаиләләреннән читтә үткәрә иде. Хәтта гаиләне күреп тә булмый иде. Ә быел өйдә, җәмәгатьләребез белән һәм балалар белән бергәлектә үтә.

Әнвәр хәзрәт сүзләренчә, Рамазан ае озын көннәргә туры килә. Уразаның беренче көнендә сәхәр ашау вакыты төнге 1 сәгать 25 минутта тәмам булырга тиеш, ә кичке 18 сәгать 47 минутта – авыз ачу вакыты. Ураза тотарга ниятләгән һәр кеше үзенең сәламәтлеге ягын да кайгыртырга тиеш. Физик көч тәлап ителгән эшләрне киметеп торырга киңәш ителә.

– Шулай да сәламәт кешегә эшләр барлыгын сылтау итеп, ураза калдырырга ярамый, – ди Әнвәр хәзрәт. – Ураза – ул фарыз гамәл булып санала. Икенче төрле әйтсәк, Аллаһының әмере булып тора.

 Әнвәр хәзрәт Хәмитов сүзләренчә, нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнгән. Алтын бәясенә карап, зәкят түләү өчен нисаб 280 000 сум күләмендә булырга тиеш. Фитыр сәдакасы түләү өчен көмеш бәясеннән чыгып, нисаб күләме – 22 000 сум, фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр – Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) арпа белән исәпләгәндә – 100 сум, йөзем бәясеннән – 600 сум.

– Ягъни, гади генә аңлатып китсәк, Гает көненә 22 мең сум акчасы булган кеше, гаиләсендәге һәр кеше өчен 100 сум күләмендә фитыр сәдакасы бирергә тиеш, – диде ул. – Сәдаканы мәчеткә генә китереп бирү дөрес түгел, аны мохтаҗ булган туганнарга, күрше-күләнгә бирү хәерле. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын, дөньяларыбыз имин булып, карарларга үзгәрешләр кертелсә, яңадан һичшиксез хәбәр итәчәкбез. 

 

Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ