Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулылы Гөлсорур Гафурова: “Динем – ислам, милләтем – татар”

Яшьтән иңгән иман кеше күңелендә үзе киткәнче яши, гомере буе аны дөрес юлдан алып бара. Иманы булган кеше, башкаларга да миһербанлы булып, дини белемен арттырып, тормыш сукмакларыннан атлый. Сүзебез Баулыда гомер итүче, озак еллар мәчет эшләрендә актив катнашучы Гөлсорур абыстай хакында.

Гөлсорур апа Гафурова дини гаиләдә туып, иманлы, намазлы ата-ана кочагында үскән. Кечкенәдән үк өлкәннәр өйрәтеп калдырган Коръән сүрәләрен, аятьләрен исендә калдырып, гомере буе дини белемен арттыру өстендә эшләгән. Минем белән әңгәмәне дә бисмилласын әйтеп башлады.

– Без төрле чорларны кичердек, балам, – дип, авыр сулап сөйли башлады Гөлсорур апа Гафурова. – Элекке вакытта да безнең әти-әниләр диндә иделәр: намаз укыдылар, ураза тоттылар, без шуларны күреп үстек. Ураза вакытлары нинди айга туры килсә дә, уразаны калдырмыйлар иде. Әле дә хәтеремдә, басудан эшләп кайттылар да, көн кызу булганлыктан, чыдый алмыйча, базга төшеп, бераз утырып тордылар.

Дингә бирелгән, гади авыл тормышы белән яшәгән халыкны диннән биздерү, колхозлашу чорларын да кичәргә туры Гөлсорур апага.

– Динне бетерү өстендә нык эшләделәр инде, халыкка авыр булды, – дип дәвам итте ул. – Минем дини гаиләдә үскән бала икәнемне авылда яхшы беләләр иде. Шунлыктан ураза вакытлары җитсә, мәктәптә укыган чакта, укытучылар көчләп су каптырып йөриләр иде. Кечкенәрәк классларда укучыларга “Алла юк” дигән сүзләрне кабатлаттыралар иде. Динне бетерергә теләүчеләр дә күбрәк мәктәп, укытучылар аша эш иттеләр. Ни генә сөйләсәләр дә, ни генә эшләсәләр дә аңа карап кына мин диннән бизмәдем, читләшмәдем.

Гөлсорур абыстай Гафурова лаеклы ялга чыккач, мәчет эшләрендә актив катнаша башлый. Шул елларда намазга баса. Лаеклы ялда булса да, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлый. Үзе кебек дингә сусаган, дини белемгә тартылган райондашларына гарәпчә укырга-язарга өйрәтә башлый. Мәчеттә дин кагыйдәләрен өйрәтү буенча дәресләр алып бара. Ул гына да түгел, кешене соңгы юлга озату кагыйдәләрен дә яшьләргә өйрәтә.

Бу хакта тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләреннән укырга мөмкин булачак, шулай ук Баулы телевидениесе архивында 27 август көне белән Youtub каналыннан карап була.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев