Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулыда балалар өчен дә ураза бәйрәме оештырылды (фотогалерея)

Бүген Баулы мөхтәсибәте балалар өчен дә ураза бәйрәме оештырды. Чара “Өмет” мәчете янындагы ял паркында үтте.

– Балалар бәйрәмен гадәттәгечә, малайлар-кызларның коръән аятьләре укуы белән башлап җибәрдек, – дип сөйләде Баулының имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Ураза тоту, бәйрәмнең зурлыгы, хикмәтләре турында сөйләдек. Шулай ук балалар өчен вәгазьләр укылды.

Бәйрәм барышында малайлар-кызлар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар, үзара бәйгедә катнаштылар. Бәйгеләрдә белемнәре буенча жетоннар ягъни значоклар җыя бардылар. Һәм алар ярдәмендә бүләкләр алуга ирештеләр. 

Бәйрәмнең уен өлеше тәмам булгач, балалар “Өмет” мәчетенә бәйрәм табыны артына җыелды. Коръән укып, догалар кылып вакытларын файдалы да, кызыклы да, саваплы да итеп үткәрделәр.

 

Фото: Баулы мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев