Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы шәһәре, Исергәп һәм Кызылъяр авылы мәчетләрендә кышкы каникул чорында укучылар килде

Матур гадәтләргә тугъры калып, Исергәп авылы мәчетендә быел да кышкы каникуллар чорында балалар өчен ял һәм мәгълүмат сәгатьләре оештырылды.

Әлеге чаралар беренче гыйнвардан алып бишенче гыйнварга кадәр үткәрелде. Мәчеттә оештырылган ял сәгатьләренә унлап бала йөрде.

Исергәп авылында яшәүче яки әби- бабаларына ялга кунакка кайткан мәктәп укучылары каникуллар вакытында мәчет яны ял сәгатьләре оештырылуын яхшы беләләр. Чөнки биредә кышкы, язгы, җәйге һәм көзге каникуллар чорында ялны файдалы да, матур да итеп үткәрергә була.

–Ел әйләнәсе балалар өчен чаралар оештыру – ул аларны киләчәктә дә мәчетебезгә җәлеп итү өчен. Мәчеткә бит кешеләр килеп торса гына күңелле, – дип сөйләде Исергәп авылы имам хатыйбы Камил хәзрәт Шәмсуаров. – Балалар белән башта мәгълүмат сәгатьләре үткәрәбез, арып китмәсеннәр өчен хәрәкәтле уеннар уйнатабыз. Аннары соң бергәләп, җыелып кереп һәр көнне кафеда кайнар аш ашатуны оештырдык. Балалар кайтып киткәндә кулларына тәмле күчтәнәчләр дә биреп озатабыз.

Балалар өчен шундый ук ял итү, рухи – сәламәтләндерү курслары, гарәп теле нигезләрен өйрәтү, әдәп-әхлак, дин нигезләре буенча башлангыч белем, бәйгеләр һәм мастер-класслар Баулы шәһәренең “Өмет”мәчетендә кызлар өчен, “Гали” мәчетендә малайлар өчен һәм Кызылъяр авылы мәчетендә дә каникул чорында үткәрелде. Мәчет яны сәламәтләндерү курсларына килгән балалар урамда узган хәрәкәтле уеннарда да теләп катнашканнар, чана-чаңгы шуу ярышлары да оештырылган. 

Баулы районы имам мөхтәсибе сүзләренчә, мәчеттә оештырылган сәламәтләндерү курсларына ел саен балалар теләп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев