Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы мәчетләрендә укулар башланды

Баулы районы мәчетләрендә көзге укулар башланды. Уку барышында Ислам дине нигезләре һәм теләге булганнарга татар телен өйрәтү курслары үтү каралган.

Мәчетләргә йөрергә теләге булганнар өчен дин йортларының ишекләре һәрвакыт ачык. 11 октябрьдән кичке  алтыдан сигезгә кадәр атнасына ике тапкыр уздырыла торган укулар да башлана. Бу хакта безгә Булат хәзрәт Вәлиуллин җиткерде. Ул Уфа шәһәренең Россия Ислам университетында һәм Болгар  Ислам академиясендә белем алган.

“Мәчеткә килүчеләрнең яшь үзенчәлегенә карамыйча, укуларга кабул итәбез, – дип аңлатты ул. – Коръән аятьләре, намаз уку тәртипләренә өйрәтәчәкбез. Шулай ук үзенең теләге булганнарны татар теле дәресләрендә дә көтеп калабыз. Гарәп телен өйрәтү мөмкинлеге дә бар. Мәчетләребезгә рәхим итегез”.

“Бишектән алып ләхеткә кадәр белем алырга кирәклеген һәр кеше белә, – ди Гөлсорур абыстай Гафурова. Ул 1997 елдан бирле Ислам дине нигезләре буенча дәресләр алып бара. – Мин үзем башта үзлегемнән өйрәндем. Соңрак “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамладым. Дәресләр оештырыла гына башлаган вакытта кеше аз килде. Беренче елны мин дәресләрне дүрт укучы белән башлап җибәрдем. Иншалла, бүгенге көндә төрле класста егерме ике укучым бар. Укырга теләк белдереп, укучыларның күпләп килгән еллары да булды. Тик барысы да түземлек һәм сабырлык белән укый алмый. Сәламәтлеккә бәйле очраклар да була. Уку – җиңел түгел.”

Без дәрес барышын да карадык. Анда укучы яшь абыстайлар белән дә аралаштык.

“Мин быел дүртенче класста, – ди Римма Минәхмәтова. – Гөлсорур абыстайдан намаз уку тәртипләрен, тәһарәт алу кебек кирәк гамәлләргә тиешенчә өйрәндем. Хәзер үзем дә укый беләм. Сөенә-сөенә киләм мәчеткә. Килгән саен яңа белем алам.”

“Мин өч ел элек бик каты авырып киттем. Йөргән табибларымның, эчкән даруларымның шифасын таба алмадым. Шуннан соң минем аякларым үзеннән-үзе мәчеткә китерде, – ди Мәрхәбә Гыйльфанова. – Укырга бер кайчан да соң түгел. Намазга бастым. Авыруларым басылды”.

“Мин уйламаган җирдән, очраклы рәвештә генә әлеге дәресләргә килдем, – ди Гөлнара Тангатарова. – Мәчеттә шундый дәресләр уздырылуын белми дә идем. Уку елы башланып, соңрак кына килсәм дә башкаларны куып җиттем дип уйлыйм. Тиз генә хәрефләрне дә, укырга да өйрәндем. Әтием дә һәрвакыт дини белем алырга кирәклеген әйтә иде”.

Быелгы укуларга теләкләре булганнар шәһәребезнең ике мәчетенә шалтыратып та кирәкле мәгълүматны белә һәм курсларга языла ала.

Индира Сәйфуллина

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев