Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Рухи дөнья

Баулы районы имамнары киңәште

Бүген Баулының үзәк “Гали” мәчетендә район имамнарының чираттагы күчмә утырышы узды. Утырышта көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.

Утырыш барышында шәһәр һәм авыл җирлекләре мәчетләренең эшенә еллык нәтиҗә ясалды. Шулай ук, бүгенге көндә иң актуаль проблема - туган телдә аралашу, туган телдә динне өйрәнү һәм өйрәтү мәсьәләләре дә күтәрелде.

– Кешелек тарихында шундый бер вакыт булды динне бетерергә теләделәр, – дип мисал китерде Әнвәр хәзрәт Хәмитов. – Тик ул чорларда туган телне тирән белгән халкыбыз телен югалтмады. Нәкъ менә телне белү, динне саклап кала алуга ярдәм иткән. Гореф-гадәтләребезнең кыйммәтен, яшьләрнең динне туган телебездә өйрәнүе, халыкка үз телебездә вәгазьләр сөйләү, чыгыш ясау зур әһәмияткә ия.

Әнвәр хәзрәт Хәмитов ел дәвамында актив булган хәзрәтләргә дә рәхмәтен җиткерде. Мисал өчен, Татар Кандызы авылы мәчете газ белән ягып җылытуга күчкән. Әлеге эш буенча авыл имамы Инзил хәзрәт байтак көч куйган. Шулай ук Васькино- Туйралы авылы мәчете төзелеше дә төгәлләнеп килә. Мәчетне Рамазан аенда тантаналы ачылышка әзерләячәкләрен Рафаил хәзрәт җиткерде. Исергәп авылы мәчете бинасы белән беррәттән музей бүлмәсе төзелә башлавы да сөенечле хәл икәнен Әнвәр хәзрәт ассызыклап үтте.

Индира Сәйфуллина


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев