Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Сайлау-2024
Бу елның 8 сентябре Татарстан республикасында Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар булачак. Тавыш бирү, традицион форматта булып, бер көн эчендә узачак.
-
Баулы гаиләсе бриллиант туйларын билгеләп үтә
Татар Томбарлысы авылында яшәүче Фәния һәм Әмир Бәшәровларның гаилә коруына алтмыш ел тулган.
-
Николашкинода халык җыены узды
Новозареченск авыл җирлегенә караган Николашкино авылында халык җыены булды. Анда 2024 елның ярты еллыгына нәтиҗә ясалды, алдагы алты айга бурычлар билгеләнде. Халыкны борчыган хуҗасыз этләр, урамнарны яктырту һәм юллар мәсьәләсе күтәрелде.
-
Авылда калуына сөенә
«Мин авылны сайлыйм» махсус проектының чираттагы герое – Александр Чернов. Ул 25 елдан артык Покров-Урыстамак мәктәбендә укытучы булып эшли.
-
Балалар һәм яшүсмерләр өчен физик активлыкның нормасы буламы?
Яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен таныту яшь буынның тышкы гына түгел, эчке халәтен дә үзгәрткән нәтиҗәләргә китерде. Егетләр хәзер спорт гәүдәле булырга, мускуллар үстерергә омтыла. Ә кызлар бизәнү-ясануга караганда, табигый матурлыкка өстенлек бирә башлады. Бу хәл бүгенге яшьләрнең модага гына ияреп калмыйча, һәр нәрсәнең сәламәтлеккә файдасы турында да уйланганын күрсәтә.
-
Бюджетта эшләүче кемнәрнең хезмәт хаклары артачак?
1 октябрьдән федераль бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хаклары 5,1 процентка артачак.
-
Баулы укучысы Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
«Русское поле-2024» I Бөтенроссия форумы “АгроНТРИ-2024” региональ бәйгесе җиңүчеләрен Казан шәһәрендә бүләкләделәр. Алар арасында алтынчы мәктәп укучысы да бар.
-
Пенсионерлар өчен күңелле яңалык
Россия социаль фондының Татарстан буенча бүлекчәсе республика халкының барлык иминият пенсияләрен индексацияләячәк.
-
Үрдәккә охшаш бәрәңге
“Табигать могҗизасы” сәхифәсенә Баулыда яшәүче Гасыйма һәм Мәгъсүм Сәетовләр дә кушылды. Алар үзләренең бакчаларында үскән яшелчәнең фотосын түгел, ә үзен редакциягә алып кереп күрсәттеләр. Ветераннарның бакчасында быел гаҗәеп формада бәрәңге үскән.
-
Шифалы чәй – тәнгә сихәт, җанга дәва
Баулы ягы урманнары, таулары, болыннары матурлык белән генә түгел, ә шифалы үләннәре белән дә дан казана. Җыеп куллана белгән кеше өчен табигать байлыклары әйтеп бетергесез хәзинә, шифа бирә. Менә шул байлыкларны күрә белүче, җыеп башкалар белән бүлешүче, хәтта күпләп махсус операция зонасындагы хәрбиләргә дә “Баулы чәе” ясап озатучы олы йөрәкле апалар бар.
-
Җырлы бәйгегә нәтиҗә ясадылар
Баулыда “Җырлы-моңлы балачак” дип исемләнгән I район конкурсы оештырылды. Ул татар телендә җырлаучы балаларны моң иленә чакырды.
-
Ботулизм һәм аннан саклану чаралары
Ботулизм нерв системасына нык зыян сала.
-
Баулы районында малларның сәламәтлеген кайгырталар
Баулы районында шәхси секторда көзге чордагы ветеринар чаралар дәвам итә. Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы малларын асраучыларның өйләренә барып аеруча куркыныч авыруларга каршы вакцинация үткәрәләр һәм савым сыерларын лейкозга тикшерү өчен кан алалар.
-
Хатын-кыз энергиясе
Хатын-кыз энергияне бөтен нәрсәдән ала ала: табигатьтән, җирдән, судан, балалардан... Ә ир-ат аны бары тик хатын-кыздан гына ала. Хатынымы, әнисе, кызымы – мөһим түгел, иң мөһиме: аның янында яшәү көче биреп торырдай хатын-кыз булырга тиеш.
-
Баулының яшь көрәшчеләре чыныга
Яңа уку елы башланыр алдыннан һәр елдагыча мәктәптә укучы яшь көрәшчеләр арасында җыеннар үткәрелә. Быел ул Баулының икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында оештырылды. Көрәш буенча секцияләргә Баулы шәһәре һәм Кызылъяр мәктәпләреннән кырыклап бала йөри.