Яңалыклар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Торак-коммуналь хуҗалык тарифларына кагылышлы сорауларга җаваплар
2026 ел нәтиҗәләре буенча тарифларның уртача еллык үсеше 5,7% тан артмаячак дип көтелә. Әмма 1 октябрьдән республика буенча тарифлар уртача 13,4% ка күтәреләчәк.
-
Баулы районы хәзрәтләренә шәһадәтнамә тапшырылды
Баулы районы дин әһелләренә Татарстан Республикасы Диния нәзарәте тарафыннан имам-хатыйплык вазыйфасын раслаучы шәһадәтнамәләр бирелде. Чарада төбәк казые Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 ел башыннан бала табу сертификатларын 74 млн сумга күбрәк бирде
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.
-
Яңа кагыйдәләр: кайбер даруларны сату катгыйланды
Россиядә кайбер дару препаратларын сату тәртибе үзгәрде — хәзер аларны алу күпкә катлаулырак булачак.
-
Пычрак номер белән йөргән өчен штраф күләме
Машина номерлары пычрак булып, андый машина белән юлга чыгасыз икән, ЮХИДИ хезмәткәрләре сезне туктатып штраф язарга мөмкин.
-
Фәнис Яруллинның чираттагы китабы чыкты
Якташыбыз Фәнис Яруллинның “Сандугач оясы” дип исемләнгән татар телендәге чираттагы яңа китабы дөнья күрде. Бу хакта Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллинның музей-йорты фондын саклаучы Гүзәлия Газизуллина хәбәр итте.
-
Кызылъяр мәктәбе укучылары файдалы мәгълүмат алды
Кызылъяр авылында урнашкан Фәнис Яруллинның музей-йортында экскурсияләрдән тыш төрле тематик чаралар, мәгълүмат сәгатьләре дә оештырыла. Чираттагы шундый файдалы очрашуларның берсе мәктәп укучылары белән оештырылды. Ул һәрвакыт актуаль булган темаларның берсен колачлады һәм “Наркомания. Упкыннан бер адым” диеп исемләнде.
-
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
-
Баулы районында санитар ике айлык башланды
“Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесенең әлеге карары нигезендә, 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрдә төзекләндерү һәм санитар-экологик чистарту буенча ике айлык игълан ителә. Баулыда апрель аенда гомумшәһәр өмәләре 4, 11,1 8 һәм 25 апрель көннәрдә узачак.
-
Татарстанда җәй нинди булачак: синоптиклар һава торышына фараз ясаган
Россия Гидрометүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорга һава торышы фаразын бастырган.
-
Татарстанда укытучыларга яңа ярдәм чарасы кертелде
Татарстанда педагоглар өчен торак арендасын компенсацияләү тәртибе расланды.
-
Баулылар Дөньякүләм проектта катнаша ала
2026 елның 1 апреленнән XXXV Дөньякүләм “Әдәби марафон” проекты башлана.
-
QR-кодлы электрон пенсия таныклыклары инновацион система буларак Татарстан пенсионерларының тормышын җиңеләйтә
Электрон пенсия таныклыгы - традицион пластик таныклыкның, белешмә яки пенсия кенәгәсенең заманча цифрлы аналогы ул. Яңа формат пенсионерларга пенсия билгеләнгәнлекне кәгазь документлар күрсәтеп тормыйча гына электрон рәвештә расларга мөмкинлек бирә.
-
Язгы ташудан саклану чаралары
Язгы ташу чыккан очракта халыкның йогышлы һәм йогышлы булмаган авыруларын профилактикалау максатыннан Роспотребнадзор идарәсе халыкка мөрәҗәгать итә.
-
20 март көнне Баулы мәчетләре Гает намазына чакыра
Быелгы Рамазан гаете 20 март көнне билгеләп үтелә. Баулы шәһәренең “Гали” һәм “Өмет” мәчетләрендә, авыл җирлекләрендә һәр мәчеттә мөселманнар ураза бәйрәменә җыелачак.