Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Файдалы һәм кызыклы яллар

Баулының үзәк мәйданында “Шәһәрнең мәдәни мохите” проекты кысаларында чаралар үткәрү дәвам итә. Бу чәршәмбе көне дә искәрмә булмады.

- Балалар өчен уздырылган мондый чаралар, бигрәк тә җәйге яллар вакытында, бик мөһим һәм кирәкле дип саныйм, – ди баулылы Эльмира Гыйбадуллина. – Балалар белән чыгып рәхәтләнеп ял итеп йөрергә, концертлар карарага һәм уеннарда катнашырга мөмкин. Без үзебез шәһәрнең түбән өлешендә торабыз, быел анда да чаралар уздырыла башлады. Бу юлы монда килдек. Күңелле. Балаларга ошый.

-  Шәһәрнең мәдәни мохите проекты тормышка ашырыла башлау белән дә без һәр атнаны нинди дә булса яңа программа белән шәһәрдәшләребезне, кечкенә дусларыбызны сөендереп торабыз,– дип сөйләде музейның фәнни хезмәткәре Татьяна Гордиенко. – Чираттагы чараны без Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышладык. Балаларга бу көннең бәйрәмнең барлыкка килү тарихын сөйләдек. Бу бәйрәмнең аерылгысыз өлеше - медале турында мәгълүматлы булдылар.  Россиядә 8нче июльне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне буларак 2008 елдан бәйрәм итә башладылар. Христиан динендә бу көн гаиләне һәм мәхәббәтне саклаучы дип ышанылган изгеләр Петр һәм Феврония көне буларак билгеле. Бу изгеләр Владимир өлкәсенең Муром шәһәрендә җирләнгән, шуңа күрә Муромның үзендә 8 июльне гаилә һәм мәхәббәт көне итеп бәйрәм итү традициясе күптәннән барлыкка килгән. Сигез ел элек җирле халык аны Россия күләмендә үткәрергә тәкъдим итә. Бәйрәмнең билгесе итеп ромашка чәчәге сайлана. Әлеге тарихны балалар бик кызыксынып тыңлыйлар. Шулай ук мастер-класс үткәрдек, балалар бәйрәм символы булган ромашка чәчәген ясадылар. Һәр бала үзе ясаган ромашка чәчәген өенә алып китте, алар кайткач өйләрендә дә бу хакта һәм шулай ук шәһәрнең мәдәни мохите проекты кысаларында узган ял сәгатьләре хакында өлкәннәргә  сөйләрләр дип ышанасы килә.

–Бөтен чараларга, бигрәк тә кичке концертларга чыгарга тырышабыз, – ди пенсионер Венера Арсланова. – Бүген оныгым белән базар тирәләрен урап килдек, менә хәзер рәхәтләнеп уеннар карыйбыз. Бик күңелле уйланылган, рәхмәт.

Бу көнне тугызынчы санлы балалар бакчасыннан да мәдәни мохит программасындагы уеннарда катнашырга нәниләр килгән иде. Алар китапханәләр оештырган китап күргәзмәсен кызыксынып карадылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар.

– Без һәр атнаны төрле төркем балаларын алып чыгарга тырышабыз, – дип фикерләре белән уртаклашты бакчаның өлкән тәрбиясесе булып эшләүче Альбина Дәүләтова. – Бу юлы да кызыклы һәм эчтәлекле программа нигезендә уйланылган уеннар балаларга ошады. Хәрәкәтле уеннар, төрле викториналарда бик теләп катнашалар. Тик шуны да әйтәсем килә, бу атнада башка оештыручылар белән мәдәният йорты оештырган чаралар никтер бер вакытка туры килде. Алар микрофон белән, шау-шулы итеп үткәрде, шуның белән башка оештыручыларга авыррак булды. Кем әйтмешли, алар тавышы башкаларның тавышын «басты».

– Җәйге чорда үткәрелә торган шәһәрнең мәдәни мохите проектына рәхмәт,– дип сүзен башлады балалар һәм яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Венер Хәйбрахманов.– Балаларның күңелле итеп җәйне үткәрүләренә без дә сөенәбез. Алар белән эшләве дә күңеллерәк. Алар өчен без төрле хәрәкәтле, кызыклырак уеннар оештырырга тырышабыз. Безнең мәйданчыкка килгән бер бала да тик кенә басып тормый. Мәсәлән, бүген, без төрле һәнәрләргә багышланган уеннар уйнадык. Балаларга “Суүткәргеч”, “Төзелеш”, “Рәссам” дип исемләнгән уеннар тәкъдим иттек. Балалар кечкенәдән үк төрле һөнәрләрнең асылына төшенеп үсәргә тиеш бит. Без аларны уен аша да төрле һөнәрләрне күзалларга өйрәтәбез дип уйлыйм. “Төзелеш” уенында балалар биек манара төзергә тиеш булсалар, “Суүткәргеч” уенында вак торбаларны үзләре тоташтырып, суны бер савытка җыярга тиешләр иде. Һәр уен зур осталык белән һәм кызыклы булып үтте. Балаларга да, карап торган өлкән баулыларга да ошады.

Без уеннарны оештыручылар белән сөйләшеп торган арада гына да алар яныннан балалар китмәде. Нәниләр кат-кат килеп, киләсе атнада нинди программа, нинди уеннар булачагы белән кызыксынып сораулар яудырдылар.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ

2
X