Баулы хатын-кызлары калфак тегә
Шалты авылының “Ак калфак” татар хатын-кызлары җирле оешмасы "Калфаклар тегик, калфаклар чигик" дип исемләнгән чара үткәрде.
Анда, өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, укучы кызлар да катнашты. Кичәдә, кечкенә калфаклар тегәргә өйрәнү буенча мастер- класс күрсәтелде. Чәй табыны артында "тәмле" аралашу, татар калфакларынын тарихы белән танышу, алар турында шигырьләр, җырлар тыңлау чарада катнашучыларның күңеленә хуш килде.
– “Ак калфак” оешмасы барлыкка килүгә без бик сөенәбез, – ди Наҗия Гыйльфанова. – Әлеге оешма күпләребез тормышына яңалык, шөгыль, аралашу һәм ямь алып килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев