Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Безнең заман” фестивалендә баулылар сынатмады

Әлмәт шәһәрендә “Безнең заман - Наше время” эшче яшьләр иҗатының VIII нче ачык республика телевизион фестивале үтте. Анда баулылар катнашты.

13-14 ноябрь көннәрендә “Нефтьче” мәдәният сараенда узган фестивальнең зона этабында Кызылъяр мәдәният йорты директоры Ленир Дәүләтшин “Музыка” номинациясендә өченче урынга лаек булды. Ул диплом белән бүләкләнде.

– Әлмәт сәхнәсендә чыгыш ясавым һәм әлеге бәйгедә катнашуым белән мин бик бәхетле, – дип сөйләде “Баулы –информ” хәбәрчесенә Ленир Дәүләтшин. – Бәйге яхшы итеп уйланылган. Сәхнәдәге тавыш куелышы, ут – барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Сәхнә артында үз чыгышым вакытын көтеп торган арада башкаларның чыгышларын да карарга туры килде. Шуны әйтәсем килә, халык җырларын башкаручылар байтак, шулай ук эстрада җырларын башкаручылар да шактый. Баянга кушылып җырлаучылар булды. Алар аз, әлбәттә, әмма тыңларга шулкадәр рәхәт инде андый чыгышларны. Үзем якташыбыз автор-башкаручы Вил Усманов репертуарыннан булган “Урал татарлары” җырын башкардым. Бу җырны сайлап, дөрес эшләдем дип уйлыйм. Жюри югары бәя бирде.

Фото: Ленир Дәүләтшинның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Славатруду #Бавлыинформ