Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яшь хоккейчы Булат: “Киләчәктә тормышымны зур хоккей белән бәйләргә хыялланам”

1 декабрь – Бөтенроссия хоккейчылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге спорт төре белән мавыгучы, чын-чынлап шөгыльләнүче, киләчәктә үз тормышларын хоккей белән бәйләргә теләүчеләр арасында баулылар да байтак. Андыйларның берсе беренче адымнарын Баулының “Девон” боз сараенда ясаган, беренче тапкыр шунда бозга баскан Булат Әхмәтов та бар. Бүген ул ышанычлы адымнар белән Әлмәт шәһәренең “Нефтяник” командасы составында уйный.

Булат Әхмәтовны 2009 елгы хоккейчылар төркемендә яхшы беләләр. Кечкенәдән бик актив, акыллы, тәртипле Булат балалар бакчасына йөргән вакытта ук “Девон” боз сараена йөри башлый.

– Булатка биш яшь иде. “Алтынчәч” балалар бакчасына йөргән чагы, – дип сөйләде яшь хоккейчының әнисе Зилә. – Шул вакытта улыма биргән бер соравым, безнең бөтен тормышыбызны, Булатның кызыксынуларын, тормышка карашын тулысы белән үзгәртте. Ул сорау гади генә: “Улым, хоккей уйныйсың киләме?” булды.

Булатның әнисе Зилә Гарифуллина сөйләвенчә, беренче тренировкага килгәч тә, Булатның бозга бик ышанулы итеп басуы, беренче остазын аптырата. “Смотри, какой уверенный”, дип әйтеп куя ул. Чыннан да, башка яшьтәшләре урындык этеп боз өстендә йөргәндә, Булат беренче көннән ук үз-үзенә ышанып йөри. Менә шушы көннән башлана да инде яңа тормыш. Көннән-көн Булат хоккейны, тренировкаларын ныграк ярата. Тренировкалар кичтән, соң башлана. Гаилә Баулының түбән өлешендә яши.

– Кыш көне, эштән арып кайткач, җылы өйдән яңадан чыгасы килми иде, – дип искә ала Зилә ханым. – Кайвакыт, улым, әйдә инде бүген бармыйбыз, дип аңа әйтә башлыйм, ә ул елый, баруыбызны үтенә. Шөгыльләнә торгач, команда тупланды. Беренче уеннар башланды. Булат гәүдәгә озын булгач, аны яклаучы (защитник) итеп куйдылар. Әмма шул вакытта Булат үзенең капкачы буласы килүен әйтте. Әлбәттә, аның бу фикере миңа башта ошамады. Чөнки капкачы – иң авыр амплуа. Команда җиңелсә, һичшиксез, капкачыны гаепләячәкләр кебек тоелды миңа. Шуңа күрә дә, һәрчак “юк” дип җавап бирә килдем. Хоккей буенча тренер Артур Мәсәлимов Булатның бу хыялын белеп алды.Тик мин һаман әле улымның бу җаваплы урынга басуын теләмәдем.

Бераздан командага яңа тренер килә. Булат хыялы турында аңа да әйтә. Яшь тренер Динар Латыйпов Булатның әнисенә әйтмичә генә, аны капкага бастыра. Малай бәхеттеннән күкнең җиденче катында була. Иске генә махсус тимераяк бирәләр, агач (пластик түгел) кәшәкә... Шулай башланып китә яңа этап! Бу тренер белән Татарстанның бик күп шәһәрләрендә булалар. Беренче җиңүләр, беренче медальләр, кубоклар, статуэткалар... Әлбәттә, Булат яхшы капкачы булыр өчен күп тырышлык куя. Өстәмә тренировкаларга йөри. Көненә алтышар сәгать бозда шөгыльләнә. Кайвакыт боз сараеннан куып кайтарып җибәрәләр үзен. Малай җаны-тәне белән хоккейны ярата.

– 2017 елда Булатны Әлмәт шәһәренең “Нефтяник” командасына уйнарга чакырдылар, – дип дәвам итә Булатның әнисе Зилә. – Бу безнең тормышыбызның яңа этабына юл ачты. Без Әлмәт шәһәренә үк күченеп китәргә тиеш идек. Озак вакытлар Баулы белән Әлмәт арасында йөрдек. Тик алай йөрү беребез өчен дә җиңел булмады. Бер карарга килеп тәвәкәлләдек. 2019 елда без Әлмәттә идек.

– Хоккей – минем өчен дә тормыш мәгънәсе. Мин хоккейны бик яратам, – ди яшь хоккейчы Булат Әхмәтов. – Иртән, бөтен кеше йоклап ятканда, мин тренировкага чыгып китәм. Минем яшьтәшләрем каникулларда ял иткәндә, мин тренировкада булам. Без ел әйләнәсендә шөгыльләнәбез. Атнага бер көн ял – дүшәмбе. Шимбә, якшәмбе уеннар була. Без Россияның кайсы гына шәһәрендә булмадык. Үткән атнада Казанга бардык. Хәзер Ижауга барырга җыенабыз. Кайвакыт 10-12 сәгать автобуста барабыз. Әлбәттә, юл арыта. Әмма спортсменнарның тормышы шунсыз булмый. Киләчәктә мин танылган, тәҗрибәле капкачы булырга хыялланам. Минем тренерым Айрат Кашаф улы: “Булат, бу синең хыялың гына түгел, максатың булырга тиеш”, ди. Мин аның белән килешәм. Мин һәрвакыт тәҗрибәле тренерлар белән шөгыльләнәм. Беренче капкачы тренерым Ленар Шиһапов мине капкага бастырды. Башлангыч этапта күп әйберләргә өйрәтте ул мине. Хәзер минем тренерым Айрат Мөхитов. Ул бик күп танылган капкачылар белән шөгыльләнгән. Эмиль Гарипов, Тимур Билалов һәм башкалар. Мин аны бик хөрмәт итәм, яратам!

– Миңа бик еш кына танышларым, дусларым: “Зилә, хоккей байлар өчен, анда бик күп акча кирәк... Нәрсәгә өметләнәсең син?”, диләр, – дип сөйләвен дәвам итте хоккейчының әнисе Зилә. – Барыбер Булат зур спортка эләгә алмаячак, дип әйтүчеләр дә бар. Дөрес, акча күп кирәк. Чыгымнар бик зур. Ул тренировкага көн саен таксида йөри. Мәктәптән туры боз сараена китә. Вакыты чикле. Команда белән түләүле турнирларга да йөриләр. Андый чакта 20-25 мең акча китә. Безнең өчен бу зур суммалар. Көчләреннән килгәнчә әти-әнием дә булыша. Бөтен эшләгәнем, тапканым хоккейга кереп беткән чаклары да бар. Шуңа карамастан, мин улымның хыялы тормышка ашуын телим. Башкалар рәхәтләнеп ял иткәндә, ул тир түгеп, тырышып хоккей белән шөгыльләнә. Мәктәптә дә 4-5гә укый. Җиңел түгел. Урамда җил куып, я булмаса өйдә телевизор каршында, планшет-телефонда ятарга аның вакыты юк. Ә бәлки шулай булуы яхшырактыр да. Хоккей дисциплинага өйрәтә. Үз өстеңдә эшләргә, һәрвакыт тырышырга өнди. Мин ышанам, ул чын ир-егет булып үсәр, тормышта үз урынын табар.

Фото: шәхси архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев