Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Шалты авылында “Урак” бәйрәменә җыелдылар

Яңа Шалты авылында мәктәп укучылары уракка төште. Алар кул урагы белән арыш урып карадылар, көлтә бәйләп аны торыпшаларга салып сугып карадылар. “Урак өсте” дип исемләнгән шундый матур, тарихи һәм файдалы чараны балалар өчен җирле “Ак калфак” хатын-кызлары оешмасы һәм авыл клубы хезмәткәрләре оештырды.

Иген игү – борынгы хезмәтләрнең берсе. Бүгенге көндә игенче хезмәте күбрәк техника ярдәмендә башкарыла. Моннан берничә дистә еллар элек кенә, игенчелек эше кул хезмәте аша башкарылган. Яңа Шалты авылында үткән чара да уракка төшү, урак эшләре белән танышу һәм борынгы эш коралларын кулланып карауга нигезләнде.

Җирле “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Наҗия Гыйльфанова җитәкчелегендә балалар һәм өлкәннәр арыш басуына юл тотты. Биредә чараны оештыручылар балаларга бөртекле культуралар, иген игү хезмәте хакында тәфсилләп сөйләделәр. Аннан балалар үзләре үк урак тотып арыш чабып карадылар, өлкәннәр үрнәгендә көлтәләр бәйләделәр. Наҗия ханым балаларга чабагач, торыпша кебек борынгы эш кораллары турында да аңлатып сөйләде. Чарага килгән өлкәннәр арасында Нәзифә Саяхова, Әнисә Абдуллина, Гөлчәчәк Ибраева, Илшат Гыйльфанов та бар иде. Алар балаларга урак өстендә башкарыла торган борынгы көйләрне дә җырлап күрсәттеләр.

– Авылда эш авыр, икмәк чәчү, үстерү кебек эшләрне без китаплардан укып кына белә идек, – ди алтынчы сыйныф укучысы Камилә Сәлимгәрәева. – Аны үстерү генә түгел, сугу, җилгәрү кебек эшләре дә бар икән. Мин аны беренче тапкыр күрдем. Башакларны сугу җиңел эш түгел.

– Без бүген бик рәхәт яшибез икән әле дип уйладым, – дип сүзгә кушылды бишенче сыйныфны тәмамлаган Данис Хәләпов. – Безнең карт әби һәм бабайларыбыз кул хезмәтен башкарып яшәгән. Ярый әле комбайннар уйлап тапканнар.

Укучылар өлкәннәр белән берлектә көлтәләрне торыпшага җәеп салып, сугып та карадылар. Наҗия ханым аларга әзер бөртекләрне җилгәрү үрнәген дә күрсәтте.

“Урак” бәйрәме өлкәннәрнең һәм балаларның чиккән борынгы җәймәгә әзерләнгән табынга утырып чәй эчүләре белән дәвам итте.

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” тапшыруында карарга мөмкин.

Фото: Шалты мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X