Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Яңа Чүте авылы халкы сорауларына район башлыгы җавап бирде

Узган халык җыеннарында күтәрелгән проблемалы сорауларның кайберләре ник һаман тормышка ашырылмаган? Бүген Салих авыл җирлегенә караган Яңа Чүте авылында халык җыенында шул ук сораулар кабат күтәрелде.

Авыл җирлеге башлыгы Заһид Галләметдинов ярты ел эчендә башкарылган эшләргә отчет ясады һәм алда торган бурычлар хакында сөйләде. Аңа авыл халкы үзен борчыган сорауларны да бирде һәм урында ук җаваплар алдылар.

“Мин берничә сорау бирәм. Юллар буенча минем беренче соравым, – диде Рамил Сәфиуллин. – Юлларның яртысы гына ясалды һәм эш туктап калды никтер. Икенче соравым – янгын куркынычсызлыгы буенча. Ел саен җыелышларда янгынга каршы гидрантлар дип сөйлибез. Күпме бакчалар, йортлар ташландык хәлдә. Янгыннар чыгу куркынычы зур. Ә су юк. Шуңа күрә шушы өч авылга( Салих, Хансевәр, Яңа Чүте) бер янгын сүндерү посты оештырып булмас микән? Өченче соравым – башка авылларда берәр булса да трактор бар. Хәзер тагын кышка керәбез. Ә безнең карлы юлларны эттерү өчен генә дә тракторлар искереп беткән. Гел ватылып торалар. Шуны яңартып булмасмы? Аннары мал асраучы чын авыл кешесе буларак, мине халыктан сөтләрне арзан хакка җыюлары да борчый. Хәзер бер литрлы шешәдәге гади суның бәясе дә кибеттә 25-30 сум бит, ә сөт 18 сум.”

Әлеге сорауларның күбесенә район башлыгы Рамил Гатиятуллин үзе җавап бирде.

“Юлларны ремонтлау этаплап башкарыла, – дип җавап бирде ул. –Юллар буенча эшләрнең күләме зур. Шуңа күрә ул эш бара. Ә менә янгын сүндерү посты булдыру буенча фикерегезне хуплыйм. Дөрес күтәрелгән сорау. Безнең районда гына да дүрт авыл җирлегендә янгын сүндерү постлары бар. Бу эш республика аша башкарыла. Кайбер урыннарда берәү дә булмаганнары бар. Шуңа күрә киләчәктә бу эш уңай хәл ителер дип уйлыйм.”

Калган сорауларга бирелгән җавапларны тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев