Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хәнсевәрдә сайлау участогына халык актив килә

Россия президентын сайлау участоклары икенче көн үз эшләрен дәвам итә. Хәнсевәр авылында 1050 нче санлы сайлау участогы.

– Безнең сайлау участогында 221 кеше исәпләнә, шуларның 15 ен өйләренә барып сайлаттык, – дип мәгълүмат бирде участок сайлау комиссиясе сәркатибе Чәчкә Бәдриева. – Сайлаучылар актив булды, бигрәк тә беренче көнне. 

– Сайлауларга барырга кирәк. Без бөтен гаиләбез белән килдек, – дип сөйләде күп балалы ана Алинә Таҗетдинова. – Гаиләбездә олы улыбыз һәм өч игезәк кызларыбыз бар. Илебезнең киләчәк язмышы өчен һәр тавыш мөһим дип уйлыйм. Сайлау турында истәлек булып калсын дип фотога да төштек. Әлеге фотоны “Гаилә белән сайлыйбыз!” акциясенә дә җибәрдек. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев