Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Хансевәр авылында яңа ФАП төзелә

Баулы районыннан иң ерак авылларның берсе – Хәнсевәр авылында “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү” региональ проекты кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пунктының яңа бинасы төзелә башлады. Баулы районында әлеге прогарамма буенча бу ундүртенче фельдшер-акушерлык пункты. Чираттагысы ел азагында ишекләрен ачар дип көтелә.

Төзүчеләр булачак фельдшер-акушерлык пунктының эчке ягында түшәм ясау белән мәшгуль иде. Ишек тәрәзәләр куелган, идәннәр җәелгән. Авыл халкы ФАП төзелеп бетүне түземсезлек белән көтә, бүгенге көндә авыл читендә, иске мәктәп бинасында урнашкан медпунктка йөри алар.

Сәкинә апа Салихова Хәнсевәр авылында 50 елдан артык яши. Яңа ФАП төзелүгә бик шат. Авыл фельдшерының заманча шартларда эшләячәген күз алдына китереп сөенә ул.

– Яңа пункт булса, әйбәт инде, – ди Сәкинә апа Салихова. – Яңасы авыл уртасында була. Безгә якын гына. Әле картайган саен медпунктка ешрак йөрибез бит. Фельдшерыбыз да бик әйбәт безнең. Көннең-төннең кайсы вакытында чакырсаң да, йөгереп килә ярдәмгә.

Иске медпунктның да ишеге ябылып тормый. Аларның барысын да кырык елга якын фельдшер булып эшләүче Альмира Фәхриева ачык йөз белән каршы ала. Сиксән ике яшьлек Мәгърүф абый Фәритов авылда фельдшер-акушерлык пункты ачылуга сөенечен яшермәде. Авыл җиреннән торып кына да бик күп медицина ярдәме алып була дип саный.

– Бу көннәрдә диспансеризация үтеп йөрим, шөкер, ерак барасы юк, – дип сөйләде Мәгърүф Фәритов. – Альмирабыз безнең өчен табиб кебек ул. Барлык диагнозларны да һәрвакыт дөрес куя. Ул эшләп торса, безгә дә уңайлы. Тик менә пунктыбыз иске иде инде. Монда йөрергә дә ерак. Кыш көннәрендә бигрәк тә.

Югары категорияле фельдшер Альмира Фәхриева ике йөздән артык кешегә, шул исәптән егермегә якын 18 яшькәчә балаларга медицина ярдәме күрсәтә. Ул бирегә 1984 нче елда Бөгелмә медицина училищесын тәмамлап кайткан. Шул көннән бирле үз эшенә тугры ул. Медпункт бинасының авыл читендә булуы, кыш көннәрендә салкын һәм юл булмавы хакында да сөйләде ул. Тиздән яңа ФАПта заманча шартларда эшен дәвам итәргә ниятли. Авылга яшь белгечләрнең килмәве дә тәҗрибәле фельдшерны борчый, авыл да өлкәнәя бара. Ә өлкәннәргә медицина ярдәме ешрак кирәк.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев