Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

“Водоканал” бурычынннан котылырмы?

Дүшәмбе көнге чираттагы аппарат киңәшмәсен район башлыгы Рамил Гатиятуллин алып барды. Анда төрле мәсьәләләр каралды. Иң ахырда сүз кабат “Водоканал” предприятиесе һәм аның су караклары белән мөнәсәбәте хакында барды.

  Район эчке эшләр бүлеге вәкиле Илнур Шәрәфиев оператив хәл турында мәгълүмат бирде. Атна дәвамында дежур частькә 111 хәбәр алынган, шуларның дүртесе җинаять буларак теркәлгән һәм бүгенге көндә аларның икесе ачылган. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 151 кеше (шоферлар һәм җәяүлеләр) админстратив җаваплылыкка тартылган. Алты машина йөртүче руль артында исерек хәлдә тоткарланган.

МЧС вәкиле Флюр Сәләхов бу атнада хәбәрләр чагыштырмача аз булуын һәм гадәттән тыш вакыйгалар булмавын билгеләп үтте. Район башлыгы аңа кызу көннәр башлануга, су буйларында коенырга төшүчеләр күбәячәге, коену урыннарында күз-колак булырга кирәклеге турында исенә төшерде, коену тыелган урыннарда бу турыда язылган такталар эленергә тиешлеген әйтте. Кызылъяр, Исергәп, Николашкино, Татар Кандызы авыл җирлекләре башлыкларына да бу турыда онытмаска киңәш ителде, чөнки коенганда батып үлүләр күпчелек очракта шул авыллар территориясендә була.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фәрит Кыямов район хуҗалыкларының урып-җыю эшләренә әзерләнүләрен, комбайннар парады уздырылуы, ындыр табакларының ашлык кабул итәргә әзерлеге тикшерелүе турында сөйләде. “Берлек”, Миңнуллин” һәм “Кызылъяр” хуҗалыкларының бу юнәлештә алдынгылар сафында булулары билгеләп үтелде.

Узган атна киңәшмәсендә район башлыгы, халыктан сөт җыю бәяләренең түбән тәгәрәмәвен тәэмин итәргә кушкан иде. Фәрит Кыямов сөт җыючылар белән махсус әңгәмәләр үткәрелүен һәм сөтнең сатып алу бәясен әлегә 17 сум тирәсендә тоту кирәклеге турында килешенүе турында хәбәр итте.

- Тик шушы әйткән сүзегездән тайпылмагыз, – диде аңа район башлыгы. –- Халыкка түләү тотрыклы бәяләрдән булырга тиеш.

“Водоканал” җитәкчесе Айнур Гыймаевның хисап чыгышы һәрвакыттагыча, су караклары белән көрәшнең барышы турында мәгълүмат белән тәмамланды. “Водоканал” предприятиесенең абонентлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Анжелла Григорьева биргән мәгълүматларга караганда, алты төркемгә бүленгән комиссия тарафыннан узган атнада шәһәрдәге 179 шәхси йортта тикшерү үткәрелгән, суга законсыз тоташуның сигез очрагы һәм шулай ук сигез хисаплау приборы ватык булуы, хисап приборларының күрсәткечләре 641 кубометрга киметелеп бирелүе ачыкланган. Аның чыгышы мониторда слайдлар күрсәтү белән дә тулыландырылды. Слайдларда хисап приборына кадәр тоташтырылган су алу җайланмаларының фотолары күрсәтелде.

Бүгенге көндә шәһәрдәге 96 урамның 31ендә тикшерү комиссияләре инде булып киткән, 1210 йортның 705е тикшерелгән. Нәтиҗәдә су линиясенә торбалар яшерен тоташтырылган 38 урын ачыкланган.

Район башлыгы бу саннарны ишеткәч, су каракларына карата нинди җәзалар биреләчәге белән кызыксынды. Айнур Гыймаев җавабында, әлегәчә амнистия игълан ителгән иде, шунлыктан без аларга зур штрафлар салмадык, бары тик су күләмен норматив кулланып кына санадык, диде. Моңа каршы, Рамил Гатиятуллин:

– Амнистия ул, кеше үз гаебен танып, үзе килеп әйткән очракларга кагыла, – диде. – Монда 38 очракны комиссия тикшереп тапкан. Шулай булгач, бернинди амнистиягә дә эләгергә тиеш түгел ул кешеләр. Закон рөхсәт иткәнчә, торба калынлыгын исәпләп, өч ел дәвамында су агызылган дип санасак, нинди суммага дәгъва биреп була ул каракларга?

– Бер йортка алты йөз мең сум тирәсендә, – дип җавап бирде абонентлар белән эшләү бүлеге мөдире.

– Әйдәгез, алайса, судка бирик без андый намуссыз кешеләрне. 600 мең сумны 38гә тапкырласак, 22 миллион сумнан артык югалган акчабызны кайтара алабыз, дигән сүз. “Водоканал”ның бурычы каплана да куя. Нәкъ менә шулай итеп эшлик тә. – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Айнур Гыймаевка.

Тик ни сәбәпледер, “Водоканал” җитәкчесе генә, ярый, шулай эшләрбез, дип әйтергә ашыкмады. Акча да кирәк, кешеләр дә кызганыч, дигән уйлар аның йөзенә чыккан иде. Егерме ике миллион сумлык бурыч, предприятиене үлем алдына китерә торган сумма түгел әле, күрәсең.

 

 

Фото: Водоканал

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ