Ветеринария берләшмәсенең хезмәт ветеранын юбилее белән котладылар
Баулы районының терлекчелек өлкәсендә зур эшләр башкарган хезмәт ветераны Нилсум Абзалов 90 яшен билгеләп үтте. Бу көнне ветеранны район җитәкчеләре, дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе өенә барып котладылар. Аның хезмәт стажы 49 ел.
Абзаловларның өй бүлмәләре бәйрәм шау-шуына күмелгән. Нилсум Абзал улын 90 яше белән балалары, оныклары гына түгел, күп санлы туганнары, дуслары да котларга җыелган.
– Нилсум Абзалович гомере буе мал табибы һөнәренә тугры калган кеше, – дип котлау сүзләрен җиткерде күршесе, озак еллар районның иң зур хуҗалыгын җитәкләгән Зөфәр Җәләев. – Мал табибы – ул иң кирәкле һәм җаваплы, авыр эш. Башта ул Исергәпнең “Урал” колхозында, аннары ул вакытта “XXII партсъезд” совхозында эшләде. Ул вакытта хуҗалыкта ике мең баш мөгезле эре терлек, алты меңнән артык сарык бар иде. Аның өстенә атлар, куяннар бар иде. Хуҗалыкның барлык малы да ветеринар табибтан тора. Шуны әйтәсем килә, бер баш мөгезле эре терлеккә генә дә бер ел эчендә унике төрле вакцинация, прививка, уколлар ясарга кирәк. Ә малларның санын әйтеп үттем, алар барысы да ветеринар табиб кулыннан уза. Шушы процедураларның берсе генә дә вакытында үтәлми калса яки соңга калса, эшләнмәсә, бу хуҗалык үсешенә, табышына кире тәэсир ясый. Малларның сәламәтлеге хуҗалыкның уңышына, экономик ягына турыдан- туры тәэсир итә. Ә соңгы елларда Нилсум Абзалович участок мал табибы булып эшләде. Бөтен район халкының маллары исәнлегенә җаваплы карады. Кая гына эшләсә дә, ул бик җаваплы, тиешенчә эшләде. Күршеләре буларак, алар гаиләсен хезмәт яратучан, ярдәмчелләр дияр идем.
– 90 яше белән Нилсум дустыбызны котлыйбыз. Без илле елдан артык бергә дус яшибез. Нилсум Абзалович мал табибы, ә мин агроном булып эшли идем, – дип сөйләде гаилә дусты Сәгыйть Гарифуллин. – Аның белән һәр эшне киңәшеп эшли идек. Ул ветеринария өлкәсендә генә түгел, үсемлекчелектә дә оста, белемле булуы белән үрнәк булып торды.
Нилсум Абзалов үзенең тормыш иптәше Вәсилә ханым белән ярты гасыр иңне-иңгә куеп яшиләр. Алар тормышның ачысын-төчесен бергә күтәргән, күпләргә үрнәк парлар.
– Әтине зур юбилее белән котлыйбыз, – ди кызлары Эльвира Камалова. – Үзебез илле яшьтә булсак та, әти-әниле булу зур бәхет. Пар канатлы булып яшәсеннәр иде әле. Оныкларга, оныкчыкларга да үрнәк ул.
– Нилсум белән без бәхетле гомер кичердек. Аның әти-әнисенә рәхмәтле мин. Ул беркайчан тәмәке капмады, исереп кайтканы булмады. Авыр эштә эшләсә дә, бер тапкыр да сүгенгәнен дә ишетмәдем аның, – дип сөйли юбилярның тормыш иптәше Вәсилә ханым. – Балаларны бик яратып тәрбияләдек, аларга авторитет булды. Аларга да авыр сүз әйтмәде ул. Олысына-кечесенә хөрмәтле. Эшләгән елларында көннең, төннең кайсы вакыты булса да, чыгып йөгерергә әзер иде, ярдәмчел ул. Бергә эшләгән коллегалары белән дә хөрмәтле, игътибарлы булды. Гаилә башлыгы буларак, мин аңа рәхмәтлемен генә – ул безнең алтын баганабыз булды. Мин аңа караганда яшьрәк, шуңа күрә, дөньяга карарга да ул өйрәтте дисәм була. Яшәү дәверендә таянычым, ышанычым булды.
Нилсум Абзаловны үзе эшләп лаеклы ялга чыккан дәүләт ветеринария берләшмәсеннән хезмәттәшләре дә котларга килүе, бәйрәмгә тагын да нур өстәде. Котлау сүзләре белән беррәттән районның баш ветеринар табибы Илшат Гаязов юбилярга истәлекле бүләк тә тапшырды.
Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин юбилярга ил башлыгының котлау открыткасын тапшырды һәм район башлыгы Ильяс Гозәеровның котлауларын да җиткерде.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев