Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Урып- җыюдан башлап, песиләргә кадәр

Һәр дүшәмбе була торган аппарат киңәшмәсе 5нче августта М.Җәлил исемендәге мәдәният йортының кече залында киңәйтелгән составта үтте. Алда бик җаваплы көннәр – сайлау алды периоды торганлыктан, анда бюджет учреждениеләре җитәкчеләре дә чакырылган иде. Киңәшмә район башлыгы Рамил Гатиятуллин җитәкчелегендә барды.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илнур Шәрәфиев әйтүенчә, узган атнада дежур частькә 102 хәбәр алынган, шуларның бишесе җинаять буларак теркәлгән. Бер җинаять ачылган, калган дүртесе буенча эзләү эшләре бара. Җәмәгать тәртибе бозган өчен 18 кеше, юлда йөрү кагыйдәләрен бозучылар – 132 кеше (шоферлар һәм җәяүлеләр) админстратив җаваплылыкка тартылган. Өч шофер исерек килеш руль артында йөргәндә тоткарланган. Район юлларында автомашина бәрелешүенең сигез очрагы теркәлгән.

Район башлыгы, шәһәр көненә әзерлек башлануы сәбәпле, Илнур Шәрәфиевтән урамнардагы видеокүзәтү җиһазларының бүгенге хәле турында кызыксынды. Камераларның төзек булуы һәм көндәлек эштә файдаланылуы билгеле булды. Рамил Гатиятуллин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакировка әлеге видеокүзәтү системасына шәһәрнең күп урынында урнаштырылган шәхси камераларны да тоташтыру мөмкинлеген өйрәнергә кушты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәрит Кыямов сүзен, урып-җыю эшләрен киң колач белән алып барырга яңгырлы көннәр мөмкинлек бирми, дип башлады. Моның уңай ягы да бар икән – җиргә дым өстәлә, көзен чәчеләчәк уҗымнар өчен уңайлы шартлар туа. Көннәр гел шулай торса, бөртек киптерү җиһазларын кулланырга туры киләчәк. Андый мөмкинлекләре булмаганнар бөртеклеләрне элеваторга илтергә мәҗбүр булачак. Бу – өстәмә чыгымнар, дигән сүз.

Фәрит Кыямов яфрак азык хәзерләү яхшы темп алуын хәбәр итте. Бүгенге көндә яхшы сыйфатлы витаминлы себеркеләр планның 35 проценты күләмендә хәзерләнгән.

Киңәшмәдә шулай ук “Водоканал” предприятиесе, чүп-чар җыючы “Гринта” җәмгыяте эше буенча фикер алышулар булды.

Рамил Гатиятуллин районыбызда халык җыеннары башлануы һәм анда халык ягыннан сораулар аз булуы турында әйтте.

– Җыеннарда катнашучы Дәүләт Советы депутатларының мөмкинлекләре зур. Форсаттан файдаланып, үзебезне борчыган проблемалар хакында сораулар әзерлик. Халыкка да бу турыда аңлатуыгызны сорыйм, – дип залда утыручы авыл башлыкларына мөрәҗәгать итте ул.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, шәһәрне булачак бәйрәмнәргә әзерләү өчен, бу атнада шимбә өмәсе игълан ителүен әйтте. Атна ахырына хәтле предприятие һәм оешмалар үз карамакларындагы биләмәләрне җыештырып, норматив хәлгә китерергә тиешләр. Моның өстенә, шәһәрне бизәү һәм төзекләндерү буенча конкурс игълан ителүе дә билгеле булды. Конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр 20 августта билгеле булачак. Район башлыгы конкурска “Иң яхшы ишегалды” һәм “Иң яхшы подъезд” номинацияләрен дә өстәү кирәклеге турында тәкъдим белән чыкты.

Киңәшмәдә күтәрелгән бөтен мәсьәлә дә актуаль һәм кичектергесез иде.  Хәтта хуҗасыз этләр һәм песиләрне стерилләштерү проблемасы да читтә калмады. Чөнки караучысыз йорт хайваннарының саны көннән-көн арта, үтерергә ярамый, шунлыктан аларны асрау, тәрбияләү һәм төрле чирләргә каршы вакцинацияләү мәсьәләсе килеп туа.

Киңәшмәдә тулаем күпъяклы төрле мәсьәләләр буенча фикер алышынды һәм ул эшлекле шартларда үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ