Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Уңган, тырыш, тәвәккәл дә парлы тормыш

Бүген, 8 июль, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Җир йөзендә һәр җан иясе, һәр кеше парлы итеп яратылган. Миллионнар арасыннан үзеңнең тиң ярыңны сайлап, таба белергә генә кирәк. Кызылъяр авылында яшәүче Гөлназ Насыйбуллина да тормыш юлыннан нәкъ шундый девиз белән атлый.

Бүгенге катлаулы тормышта күп кенә сау-сәламәт кешеләр дә гаилә корып яшәргә ашкынып тормый. Өйләнешкән парларның да күбесе үзебез өчен яшибез, мәшәкать арта, яшәр урын юк, дигән сылтау белән еллар буе бәби алып кайтырга ашыкмыйлар. Ә менә Гөлназ андый “куркак” һәм тәвәккәл булмаган хатын-кызларның “борынына чирткән” дисәң дә була.

– Булачак ирем Марсель белән моннан берничә ел элек интернет аша таныштык без, – дип сөйләде Гөлназ безгә. – Марсель белән ныклап аралаша башлаганда ук сәламәтлек ягыннан чикләнгән булуымны гел әйтә килдем. Минем шундый булуымны ул курыкмыйча кабул итә белде. Бүген Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен. Минем гаиләм бар, тормышыбызны ямьләп, апрель аенда улыбыз Самир туды. Йөкле вакытымда гел табиблар күзәтүендә булдым. Йөклелекне соңгы тапкыр УЗИ аша карагач, мине Казанга җибәрделәр һәм кесарев кисеме ярдәмендә баланы таптырдылар. Табиблар тырышлыгы белән минем балам сау-сәламәт булып туды. Хастаханәдән кайтканда үземнең хәлем бик үк мактанырлык түгел иде, Марсельнең ярдәмен бик тойдым. Ул беркайчан да авырсынмый, улыбызны, хәтта мине дә бәби карагандай карады. Шулай ук әти-әнием ярдәм итеп тордылар. Бергә яшәгәч, җиңелрәк. Ярый әле якыннарым бар.

Бәбиләре белән мәш килеп йөргән кызы белән киявенә сөенеп карап утырган Әхәт абый да үзенең теләкләрен әйтте.

– Ничек сөенмисең иде. Балаңны парлы итеп күрү – зур бәхет бит, – ди ул. – Гөлназ кул эшләренә бик оста, һәрвакыт тыйнак, сабыр, ярдәмчел. Шул интернет аша танышу, аның тормышын йөз процентка үзгәртте дә куйды. Ул бәхетле икән, без дә бәхетле.

Аның сүзләрен тормыш иптәше Разия апа да кабатлады. Гаилә башлыгы Әхәт абый үзенең тормыш иптәше Разия апа белән 42 ел бергә гомер итәләр. Разия апа озак еллар колхозда терлекчелек тармагында эшләгән. Кызганычка каршы бүгенге көндә сәламәтлеге какшаган. Шулай булса да, сәламәтлеге чикле иренә дә, кызына зур таяныч ул. Буш вакытларында алар гаиләсе һәрвакыт кул эшләре белән мавыга. Әхәт абый агачтан үреп читәннәр, кәрзиннәр, кечкенә вазалар һәм тагын әллә нәрсәләр ясарга сәләтле. Ә Гөлназ тегү-чигү, бәйләм кебек эшләр остасы.

– Йөкле вакытымда ук туачак балама күп кенә әйберне үзем бәйләп, тегеп куйдым, – дип сөйләде Гөлназ. – Кечкенә оекбашлар, пинеткалар, хәтта одеал да бәйләдем. Әле бәби булгач, бик кул эшләренә вакытым калмый.

Бишенче июль Гөлназ белән Марсельнең гаилә корган көннәре икән. Шул уңайдан һәм бәбиләре туу белән котлап, аларга районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Хаҗәрия Мортазина һәм Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты каршында эшләп килүче автоклуб мөдире Фәнүзә Айдагулова өйләренә килделәр. Алар яшь парны тәбрик итеп, истәлекле бүләк һәм күчтәнәч китерделәр. Шулай ук бу көнне Гөлназның авылдашы, сыйныфташы Кызылъяр авылы мәдәният йорты директоры булып эшләүче Ленир Дәүләтшин һәм Ләйсән Гамирова да килделәр.

– Гөлназ – ул бик сәләтле, көчле рухлы кеше, – дип сөйләде безгә Ленир, сыйныфташы турында. – Без аның белән кечкенәдән бер сыйныфта укыганга мин аның нинди холыклы, нинди ихтыяр көчле, тормышны яратып, кешеләргә һәрвакыт ярдәмчел һәм уңган куллы хатын-кыз икәнен яхшы беләм. Бүгенге көндә аның шулай үзенә тиңен табып, бәби үстерүен – зур батырлык белән тиңләр идем. Исән-сау карап үстерсеннәр, киләчәктә игелекле бала булып, олыгайган көннәрендә үзләренә терәк булсын иде. Шәхсән аның өчен мин бик шатмын.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев