Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Убаның Яшьләр урамы халкы газ кергәнен зарыгып көтә

Унбиш ел буе көткән сөенеч. Уба авылының Яшьләр урамында яшәүчеләр урамга газ торбалары салынуга әле дә ышанып җитә алмыйлар.

Инзилә Минәҗева Яшьләр урамында унбиш елдан артык гомер итә. Алар гаиләсе өй төзеп кергән елдан башлап, урамга газ кертүләрен зарыгып көтеп яши башлыйлар. Тик аларның өйләренә газ кертү бәхете 15 елдан соң гына “елмая”.

– Әле сөенеп туя алмыйбыз, быел кыш, алла боерса, без дә башка кешеләр кебек үк газ ягарбыз дип хыялланабыз, – дип сөйләде безгә Яшьләр урамында яшәүче Инзилә Минәҗева.– Моңа кадәр гел электр энергиясе белән файдаландык. Тик кыш көннәрендә бер айга тугыз-унар мең итеп утка түләгән чакларыбыз да булды. Безнең урамга газ керүен, юллар салынуын көтә-көтә инде балаларыбыз үсеп җиттеләр. Яшәү өчен уңайлыклар барлыкка килгәч, урамыбыз да зурайды. Яшьләр йортлар салалар. Әле газ булмагач, күбесе өйләре төзелеп беткән булса да, анда яши алмадылар.

– Уба авылының Яшьләр урамында әлегә барлыгы 62 шәхси йорт бар, – дип аңлатты безгә Кызылъяр авыл җирлеге башлыгы Эльвира Сафина. – Бу урамнан өченче баласы туган гаиләләргә дә җирләр бүлеп бирелде. Бүгенге көндә барлыгы 1500 метр озынлыкта газ торбалары салынды. Траншеяләргә торбалар салынгач, аларны тикшереп карау эшләре һәм һәр йортка тоташтыру мәшәкатьләре кала. Газ кертү эшләре төгәлләнгәч, урамга юл салу буенча да эш башлаячакбыз.

– Уба авылында газ кертү эшләре узган елны ук башланган иде, – дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илнар Вәлиев.– Узган елда без 860 метр озынлыгында газ торбасын сузган идек. Аны, акча җитмәү сәбәпле, тулысынча эшләп бетерә алмадык. Быел эшне дәвам итәбез, 900 метр тирәсе газ торбасы салына. Газлаштыру фонды аша кирәкле күләмдә акча бүлеп бирелүенә ирештек. Бүгенге көндә эш бара. Унбиш көн эчендә тәмамларга тиеш. Әлеге эшкә барлыгы 3,8 миллион сумнан артык акча сарыф ителә.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев