Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Тәлига Мифтахованы 100 яше белән күрше төбәккә барып котладылар

Оренбург өлкәсенең Ибрай авылында гомер итүче тыл ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны толы Тәлига Фәхретдин кызы Мифтахова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбиляр моннан берничә ел элек Яңа Чүте авылында яшәгән, соңрак Баулы шәһәреннән дәүләт ярдәме белән фатир алган, ә бүгенге көндә, сәламәтлеге какшау сәбәпле, күрше Оренбург өлкәсендә кызы тәрбиясендә яши. Аралар ерак булса да, яшәгән урынына барып, райондашыбызны юбилее белән котладылар.Төрле чорларны кичкән, күпне күргән ветеранның гомер бәйрәмендә безнең хәбәрчебез дә булып кайтты.

Тәлига Мифтахова белән сөйләшеп утырганда, аның яхшы хәтеренә, тормыш вакыйгаларын эзлекле итеп сөйләп бирүенә сокланмый мөмкин түгел. Бала чагыннан күп балалы гаиләдә туып-үскән, күпне кичергән ул. Тәлига апа сабыр, тыныч кына хәтер сандыгын барлаган мизгелдә әйтерсең лә матур китап укыйсың.

Төрле тарихи чорларны кичкән Тәлига апа Бөек Ватан сугышы елларын боегып кына сөйләп үтте. Яшьлек елларын, хатын-кыз бәхетен дә әлеге сугыш алган аның. Тормыш иптәше Хөсәен белән аларга бары тик ике генә ел яшәргә насыйп була.

– Яратып йөргән егетем белән кавышып, сугышка кадәр бер ел гына торып калдык, – дип сөйләде безгә Тәлига апа. – Шул булды минем ир белән бәхетле итеп гомер кичергән елым. Аннары аны сугышка алдылар, 1943 нче елны гарипләнеп кайтты. Аннан соң бер ел тирәсе генә яшәде дә, мәңгелеккә китте. Ике кызыбыз булды. Ярый әле бөтенләй ялгызымны калдырмады. Мин балаларым белән бәхетле идем. Аларга тәрбия бирергә, кеше итәргә тырыштым. Нинди генә авыр вакытларда да мал асрап яшәргә тырыштым. Шуның аркасында ач-ялангач булмадык.

Тәлига апаның күңел матурлыгын, йөз аклыгын һәм тырышлыгын еллар шаукымы, тормыш авырлыгы баса алмаган. Ул һәрвакыт тормышны яраткан, балалары өчен яшәргә омтылган. Йөзьяшәр ветеранны юбилее көнендә Баулы районы җитәкчеләре дә тәбрик итте. Район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин аңа ил башлыгының котлау хатын, истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды.

Балалары, оныклары Тәлига апа турында, горурланып,  “әбиебез безнең өйнең яме” диләр. Бүгенге көндә ул – өч оныгы, җиде оныгы һәм җиде оныкчыгы өчен сөекле дәү әни. Тәлига апаның балалары, хәтта оныклары да инде лаеклы ялда.

Картлыгын кадер-хөрмәттә, балалары белән үткәрүче ак әби – Тәлига апа Мифтахова – балаларына, оныкларына рәхмәт укып яши. Юбилее белән котларга килүчеләргә дә ул изге догаларын җиткерде.

Индира СӘЙФУЛЛИНА фотосурәтләре

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев