Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татарстанның көньяк-көнчыгышында АЧС Баулы районына гына кагылмады

Баулы районы белән чиктәш районнарда дуңгызлар арасында африка чумасы очраклары теркәлгән. Әлмәт, Зәй, Алабуга районнарында АЧС белән зарарлану һәм карантинга ябылу очраклары ачыкланды.

Баулы районында дуңгызчылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар алай ук күп түгел. "Миңнуллин" крестьян-фермерлык хуҗалыгында – 845, ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда барлыгы район буенча 218 баш дуңгыз исәпләнә.

"Беркемгә дә сер түгел, Африка дуңгыз чумасы авыруын кыргый кабан дуңгызлары тарата. Узган ел без 43 тән артык кыргый кабанны ауладык. Анализлар аларда африка дуңгыз чумасы вирусы булуын расламады. Быел кабаннарны аулау оештырылмады, – дип аңлатты безгә дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илшат Гаязов.  – Чума йорт хайваннары өчен генә куркыныч тудыра".

Илшат Гаязов сүзләренә караганда, вирусның төп куркынычыикътисади зыян гына. Чөнки авыру теркәлгән урыннан йөз чакрым ераклыкта барлык дуңгызлар юк ителә, яндырыла һәм көле тирән итеп күмелә. Дуңгызлар торган торак, тирә-як дезинфекцияләнә.

Баулы районында авыруны булдырмас һәм таралуга юл куймас өчен, ветеринарлар хайваннарны ирекле йөртүне тыйдылар. Дуңгыз фермалары катгый, ябык режимда эшли. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда дуңгызлар үрчетү белән шөгыльләнүче гражданнарга авыру турында мәгълүмат язылган белешмәлекләр таратылган.

Индира Сәйфуллина

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев