Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин баулыларның сорауларына җавап бирде

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин күптән түгел Баулыга эшлекле сәфәр белән килде. Әлбәттә, без бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмадык. Баулыларның сораулары белән “Иман нуры” тапшыруын да төшерергә өлгердек.

Рамил Сафиуллин (Яңа Чүте авылы):

– Минем соравым сугыш вакытында һәлак булып, туганнар каберлегендә күмелеп калган туганнарым, гомумән, мөселман халкы турында. Андый каберлекләр янында, гадәттә, храм, часовнялар төзеп куялар. Без моның шулай икәнен телевизордан һәм башка мәгълүмат чыганакларыннан күрәбез. Шундый каберлекләр янына мөселманнар өчен дә мәчет яки кечкенә генә итеп дога кылу урыннары төзеп булмыймы?

– Сорау Татарстан гына түгел, бездән читтәге Мәскәү өлкәләре турында да бара. Аллага шөкер, безнең Татарстаныбызда М-7 трассасы буенда зур зират ясалды. Шунда без проект ясадык, анда кечкенә генә мәчет һәм часовня да булачак. Татарстанда шушы “тигезлек” саклана дияр идем. Без бит Татарстанда яшибез.

Наил абый (Баулы):

– Картайган көнемдә борчуга калдым. Күптән түгел генә карчыгым вафат булды. Ул үләр алдыннан үзен туган авылына (Башкортстан ягы) җирләргә кушып калдырган иде. Шул чорда үзем дә авырып тору сәбәпле, карчыгымны үзебез яшәгән җиргә якын гына зиратка “куйдырдым”. Балаларга да васыять турында әйтеп тормадым, дөресрәге, аларны борчыйсым килмәде. Шулай итеп, берничә тапкыр, “яткан урыным уңайлы түгел” ди,п хатыным төшемә керә. Миңа нишләргә инде хәзер? Аңлыйм, ничек кенә авыр булса да, васыятьне үтисем калган. Мин ике ут арасында калдым.

– Дога кылырга кирәк. Борчылмагыз, хәзер аны күчереп булмый бит инде. Багышлау ясау зарур. Тиздән тынычланыр.

“Иман нуры” тапшыруын тулысынча Баулы телевидениесенең 13 май чыгарылышыннан карарга мөмкин.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев