“Татарин” кушаматлы сугышчы: “Бер төн эчендә чәчем агарды”
2022 елда башланган махсус хәрби операция күпләрнең тормышына бик күп үзгәрешләр алып килде, илебез кешеләренең патриотик рухын ныгытты. Хәрби хәрәкәтләр башлануның беренче көннәреннән үк, Баулы районыннан да дистәләрчә ир-егет ил сагына басты. Алар арасында “Татарин” кушаматлы якташыбыз да бар. Ул дүртенче тапкыр туган якларга кыска сроклы ялга кайтты.
Язмыш борылышы
Якташыбызга хәрби комиссариаттан повестка 2022 елның 27 октябре көнне килгән.
– Мин зернотокта элеваторда машинист булып эшли идем. Төшке ашка ялга туктаган идек, миңа хәрби комиссариаттан повестка килгәнлеген хәбәр иттеләр, – дип сөйләде сугышчы. – Дөресен әйтәм, махсус хәрби операция башланганлыгын ишеткән идем, әмма миңа шулай тиз повестка килер, гомумән, бу миңа кагылыр диеп уйламаган идем. Башта югалыбрак та калдым. Җыену өчен дә вакыт аз бирелгән иде: икенче көнне иртән китәргә кирәк. Ни алырга, ни җыярга белмәдем.
Егет 2002-2004 елларда Чиләбе өлкәсендә, соңрак Подмосковьеда кече сержант буларак үзенең хезмәт юлын үткән. Махсус хәрби операция зонасында аңа “Татарин” кушаматы биргәннәр. Ул беренче көннәрдән үк Донецк юнәлешендә штурм бригадасы составында хезмәт итә.
– Гаиләдә дүрт бала безнең. Икесе кыз, икесе ир бала, – дип сөйли хәрбинең әнисе Нурия апа. – Ике улымны да армия хезмәтенә озаттым, көтеп алдым. Минем хәлне армиягә баласын озаткан аналар гына аңлар. Мин шул кичерешләрне ике тапкыр сабыр гына үттем. Армиягә озатуы авыр, ә менә махсус хәрби операциягә озату тагын да авыррак икән. Көннең һәр сәгате аны уйлап үтә. Аның телефонга иртә-кич кечкенә генә бер хәбәр язып салуы да – зур сөенеч, исән-сау икәнен белдерә торган билге. Аларның кайнар нокталарга кергәнен беләм. Андый заданиедән чыккач, “Исән” дигән бер генә сүз яза. Шул бер сүз миңа да хәл кертеп җибәрә. Бик борчылам инде.
Авыр мизгелләр
– Штурмлау вакытындагы хәлләрне сөйләп тормыйм. Авыр мизгелләр байтак. Бер вакыйганы сөйлим, – ди хәрби, бите буйлап агып төшкән күз яшен сөртеп. Минем дә тамакка төер тыгыла. Тыңлыйм. – Хәрбиләр барыбыз да полигонда идек. Прилёт булды, дроннар белән һөҗүм иттеләр. 120 кешедән 70 калдык. Анда Баулы егете дә бар иде. Аны мин күтәреп алып чыктым. Ул мизгелләрдәге хәлемне аңлатып та, сөйләп тә бетерә алмыйм. Дустымны гына түгел, якташымны югалттым. Ул үлгән иде, берничек тә ярдәм итеп булмады. Шул көнне икенче иртәдә мин үземнең чәчләремнең ап-ак булуына игътибар иттем. Бер төн эчендә агарганнар.
– Мин ни дип сорап язсам да, “нормально” дип яза ул. Безне кайгырмасыннар дия инде, – ди Нурия апа, сүзне дәвам итеп. – Аның белән Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмәдән егетләр бар. Алар белән дә элемтәдә торабыз. Чөнки теләсә кайсы вакытта көтелмәгән, төрле хәлләр булырга мөмкин.
– Ничек кенә хәбәр итсә дә, исән-сау икәнен белеп тору рәхәт. Озаккарак югалса, бик борчылабыз, – ди “Татарин”ның бертуган апасы Айгөл. – Шулай ялга кайтып китүенә дә бик сөенәбез. Дөресен әйтергә кирәк, энебез үзгәрде. Ул болай да бик нечкә күңелле кеше иде, бөтен вакыйгаларны йөрәгенә якын ала.
Хәрби сүзләренчә, исемле посылкалар, районнан, республикадан озатылган ярдәм аларга барып җитә. Хезмәт хакы һәм дәүләт тарафыннан билгеләнгән тиешле барлык түләүләр дә вакытында килеп тора. Ризыкка, медицина кирәк-яракларына кытлык юк.
– Рәхмәтемне җиткерәсе килә, безнең өчен җыелган азык-төлекләр чынлап та безнең кулга килә. Иң беренче әниемә, туганнарыма, авылдашларыма зур рәхмәт, сораганын да, сорамагынын да җибәреп торалар, – ди “Татарин”. – Азык-төлек һәм башкасын шәһәргә чыгып алу бездә кыенрак. Берүзеңә генә китәргә ярамый. Кибетләрдә әйберләр бик кыйммәт бәядән. Еш кына сөтле ризык ашыйсы килә. Андагы җирле халык белән дә дус яшибез. Бер хуҗалыктан сөт алырга күнектек. Алар да безнең хәлгә керә. Безнең җиңүне көтеп яшиләр.
Көтеп алынган ял
“Татарин” үзенең ялга кайтачагын әнисенә генә хәбәр итә. Калган туганнарга бу хәбәр сер һәм көтелмәгән сөенечле яңалык булып кала. Кайтканда, якыннарына чәчәк букетлары алып кайтырга тырыша икән. Ялга кайткан саен туган-тумача, барысы да хөрмәт күрсәтеп, кунакка чакырып калырга ашыгалар.
– Барысын да күреп китәргә өлгерергә кирәк. Бөтенесе дә минем өчен якын. Хәрби операция зонасына эләгү туганнар белән араны тагын да якынайтты. Мин хәзер тормышның кадерен, яшәешнең никадәр дә тәмле икәнен аңладым. Кайткач, хәтта үзебезнең бакчадагы агачларга кадәр сокланам мин. Һәр әйбер, һәр кеше кадерле, – ди райондашыбыз.
Якташыбыз күптән түгел генә “Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы” медале белән бүләкләнгән. Кыска вакытлы ялга кайткан саен, аны авыл җирлеге башлыгы да үз янына чакыра. Бу юлы да искәрмә түгел.
– Авылдашыбыз белән кайткан саен очрашырга тырышам, – ди авыл җирлеге башлыгы Айгөл Минәҗева. – Ул үзенең хәрби юлы турында, нинди авырлыклар белән очрашып торулары хакында сөйли. Сугышчан дусларының бердәм булуы сөендерә. Хәрбиләребезнең һәр сораган әйберләрен җыеп җибәрергә тырышабыз. Авылдашлар да бердәм. Исән-сау кайтсыннар дип телибез, кулдан килгәнчә ярдәмне оештырырга, җибәрергә әзер торабыз.
“Татарин” тиздән тагын юлга кузгалачак. Авылда, өйдә туганнары белән рәхәт көннәр тиз уза, шулай да хәрби дусларына ул үзенең ныграк кирәк икәнлеген аңлый.
– Ялда рәхәт, тик мин махсус хәрби операция зонасында кирәк. Анда хәрби дусларым көтә. Тиздән җиңү безнең якта булачак! – ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев