Татар Томбарлысы авылында борынгы йола яңарды
Бүген Татар Томбарлысы авылында “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” йоласына нигезләнеп бик матур чара оештырылды. Аны авыл мәдәният йорты, китапханә, авыл халкы белән берлектә әзерләде. Чарага Баулының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасыннан апалар һәм ханымныр килде.
Әлеге фольклор чара Гаилә елына да багышланды. Су юлы күрсәтү йоласын авылның тальян ансамблендә катнашучылар үз иҗаты белән бизәделәр.
– Авылда халык белән оештырылган чарабыз бик матур килеп чыкты, – дип үз хисләре белән уртаклашты оештыручыларның берсе, Татар Томбарлысы авылы “Ак калфак”ларының җирле җитәкчесе Айгөл Нәүрүзбаева. – Безнең авылда бу йола бит бүгенге көндә дә яшәп килә. Килен төшерәбез икән, аңа әлбәттә, чишмә юлын күрсәтәбез. Су, чишмә юлын күрсәтү – ул безнең әби-бабаларыбыздан калган матур йолабыз. Бүген без шушы йоланы театрлаштырып башкардык.
Бәйрәм кайсы чишмәдә үткән? Катнашучыларга нинди сюрпризлар әзерләгәннәр? Тагын нинди йолалар башкарылган? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев