Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Томбарлысы авылы ветераннарын тәбрик иттеләр

Бөек Җиңү көне алдыннан сугыш, тыл һәм сугыш ветераннары толларын бәйрәм уңаеннан котлаулар дәвам итә. Татар Томбарлысы авылында да һәр ветеранны өенә барып тәбрик иттеләр. “Георгий тасмасы” акциясе кысаларында авылдашларына тасмалар тараттылар.

Әлеге акциядә һәм ветераннарны котлауда авыл җирлеге, мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә берләшеп эшли.  Бигрәк тә мәктәп укучылары актив катнаша, бу юлы да сигезенче һәм тугызынчы сыйныф укучылары килде. Алар ветераннарны котлап, аларга шигырьләр сөйләп күңелләрен күтәрәләр. Өлкән буын кешеләренең узган гомер юлы, хезмәт баскычлары белән дә кызыксыналар.

– Безнең мәдәният хезмәткәре гомере буе клуб директоры вазифасын башкарган Согъдә апа Гыйләҗева күпләр өчен төрле яклап үрнәк, – ди авыл мәдәният йорты директоры Айгөл Нәүрүзбаева. – Ул бүгенге көндә дә көр күңелле. Ачык зиһенле.

– Гомере буе элемтә системасында эшләгән, Бөек Ватан сугышы ветеранына тиңләштерелгән авылдашыбыз Ирек абый Сафин да үз башыннан кичкәннәрне сөйләде, – ди авыл җирлеге сәркатибе Айгөл Миназова. – Ул безне ел саен сагынып көтеп ала. Ул елларда Ирек абыйның тырышлыгы, белемле булуы белән безнең авылда радио, элемтә һәрвакыт төзек булды. Бүгенге көндә авылыбызның яме булып, тормыш иптәше ветеран укытучы, берничә буын балага белем биргән Гөлсылу апа белән матур итеп яшиләр.

– Бүгенге көндә авылыбызның ак әбисе, абыстай Әлфия апа Имамова да күпләргә үрнәк. Ул да гади булмаган тормыш юлы кичкән кеше, – ди Айгөл Нәүрүзбаева. – Гомере буе мәктәптә техник персонал вазыйфасында эшләгән ул. Үзе сабыр, белемле авылдашыбыз. Аңа нинди генә сораулар белән керсәң дә, аның акыллы һәм зирәк киңәшләре һәркем өчен әзер.

Фото: Айгөл Миназова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев