Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы мәктәбендә ремонт эшләре бара

Татар Кандызы авылы мәктәбендә бүгенге көндә масштаблы капиталь ремонт бара. Димәк, яңа уку елына мәктәп 60 укучысын яңарып каршы алачак.

Татар Кандызының ике катлы мәктәп бинасы 1984 елда төзелеп, кулланылышка тапшырылган. Бүгенге көндә анда алтмыш укучы бала белем ала. Мәктәп бинасынды шулай ук балалар бакчасы да урнашкан. Анда алты бала йөри.

– Мәктәптә ремонт башлануга без шат, – дип сөйләде мәктәп директоры Илшат Хәлиуллин. – Чөнки мәктәп төзелгәннән соң, бер тапкыр да ремонт үткәрелгәне булмады. Моннан өч ел элек мәктәпнең түбәсе ремонтланган иде. Ә бүгенге көндә дүрт кабинетта тулысынча ремонт эшләре бара. Ишек-тәрәзәләр, идән-түшәм, электр үткәрү системасы тулысынча алышытырыла. Барлык эшләр берьюлы эшләнә. Әле эшнең 60 проценты башкарылды инде. Яңа уку елына тәмамларбыз дип ышанам.

Мәктәп нинди акчалар хисабына төзекләндерелә? Тагын нинди эшләр башкарыласы калган? Бу хакта тулырак Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында карарга мөмкин булачак.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X