Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә ярышлар узды

Февраль аенда Татар Кандызы мәктәбендә хәрби-патриот тәрбия айлыгы бара. Бу юнәлештә күп чаралар үткәрелә.

–Әлеге айлык кысаларында, сыйныф сәгатьләренә зур игътибар бирелә, – дип сөйләде Татар Кандызы мәктәбе укытучысы Раушания Хәлиуллина. – Укучылар белән Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган хәтер дәресе, “Ватан саклаучыларга дан!” дип аталган стенгазеталар чыгару, әтиләргә котлау открыткалары ясау, әтиләр турында сочинениеләр язу һәм буклетлар әзерләү конкурсы кебек чаралар уздырабыз.

Раушания Хәлиуллина сүзләренчә, тормыш иминлеге дәресләре укытучысы Илшат Хәлиуллин  җитәкчелегендә  укучылар, әти-әниләр, укытучылар белән берлектә  “23 февраль- Ватанны саклаучылар көне” дип аталган  зур күләмле презентация ясаганнар һәм күрсәткәннәр.  Анда бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, укучыларның  абыйлары, әти-бабайларының Армия сафларында хезмәт иткән елларда төшкән фотосурәтләре күргәзмәсе җыелган. Чечня, Абхазиядә булган сугыш хәрәкәтләрендә, Махсус хәрби операциядә катнашучыларның  фотолары теркәлгән.

–Күп еллар инде мәктәпнең традициясенә әверелгән “Ягез әле, егетләр!” конкурсы  һәрвакыттагыча бик җанлы үтте. Бәйрәмгә әти-әниләр, абыйлар, бабайлар килгән иде, – дип дәвам итте ул. – Егетләр ике командага бүленеп   маршировка, сафка басып хәрби җыр, турникта күтәрелү, противогаз кию, отжимание, автомат җыю, боҗрага туп кертү, аркан тарту, эстафета уеннары, кадак кагу, бәрәңге әрчү буенча көч сынаштылар. Җанатарлар бәйге барышында җыр-биюләр белән җанландырып,  көч биреп тордылар.

–Егетләребез бик оста итеп мылтык җыя беләләр, мин дә вакытка тиз җыям, – ди ярышта катнашучыларны карап торган җиденче сыйныф укучысы Ләйлә Гарифуллина. – Сигезенче март бәйрәме ярышларында да мылтык җыю буенча ярышны куюларын сораячакмын. Кызлар да оста итеп мылтык җыя белән безнең мәктәптә.

–Бу бәйрәм безгә бик ошый. Мондый ярышлар безне тагын да берләштерә, – ди җиденче класста укучы Аяз Нургалиев. – Без команда белән эшләргә өйрәнәбез, ярышлар барышында аеруча дуслык сизелә. Шулай булганда гына команда җиңә ала.

–Ярышларда да, тормышта да бер- береңә терәк булып, ярдәм итеп яшәргә кирәк, – ди сигезенче класс укучысы Равил Гарифуллин. – Спорт белән ныграк шөгыльләнергә кирәк. Хәрби әзерлек дәресләре тугызынчы класста да булуын теләр идем. Автомат җыю, противогаз һәм махсус саклаучы кием (ОЗК) киеп карау ошый.

Ярышлардан соң мәктәптә укучы кызлар егетләрне матур котлау сүзләре белән тәбрик итткәннәр. Бәйрәм күңелле чәй табыны белән тәмам булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев