Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Баулы районындагы Гайшә әби Путин белән бер көнне туган

Татар Кандызы авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Гайшә Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин тәбрик иттеләр.

Гайшә апа яшәгән өйнең ишегалдына кадәр тәмле бәлеш исе таралган. Капка төбеннән үк яшүсмер оныклары, матур исәнләшеп, килгән кунакларны каршы алып торалар. Кыскасы, капканы ачып керү белән бәйрәм рухы сизелә иде. Ишекне ачып кергәндә дә, 90 яшь булгач, бик өлкән, карт йөзле карчык каршы алыр кебек иде. Юк, Гайшә апа, ап-ак яулыкларын килештереп бәйләп куйган, эчке зал бүлмәсендә табын әзерләүче оныклары, килене һәм кызы белән шаярып күңелле генә сөйләшеп утыра иде. Безне күргәч тә, күптән белгән танышлары кебек, каршы алды ул.

– Әй, бәбекәйләрем, рәхмәт инде. Озын юлны якын итеп безгә кадәр үк килгәнсез, – диде Гайшә апа. Бүгенге тормыш матурлыгы, муллыгы һәм кунаклар килүенә дога кылып алды ул.

– Гайшә апа, сезне олы юбилеегыз белән котлыйбыз,– диде Ринат Хәмидуллин ветеранга чәчәк бәйләме тапшырып. Аннан ил башлыгының котлау открыткасын ачып укыды.

– Владимир Путинның үзенең дә туган көне бит бүген! Ул да бит җиденче октябрь көнне туган, диләр! – дип кунакларны шаккаттырды һәр яңалыктан хәбәрдар булган Гайшә апа. Безнең туган көннәр бер көнгә туры килә. Зур рәхмәт аның исеменнән дә котлыйсыз, бу минем өчен зур сөенеч.

Балалары, оныклары котлаганнан соң, Гайшә апа үзенең тормыш юлын кыскача гына кунакларга да сөйләп үтте.

 – Балачагым турында сөйләсәм, елыйм мин, – ди ул. – Миңа ун яшь булганда сугыш чыкты. Авылыбыздагы ир-егетләрнең сугышка китүләре әле дә күз алдында. Әйтерсең лә, бөтен авыл кузгалды. Аннан, тып-тыныч булып калды. Авыл җирендәге бөтен эш, басу-кырлар – барысы да балалар һәм карт-карчыклар, хатын-кызлар җилкәсендә калды. Иң үзәккә үткәне көлтә бәйләү иде. Көч җитми, тарттырып бәйләргә кирәк. Елый-елый, тешләремне кысып, шуның бавын тартуларым әле дә онытырлык түгел.

Ветеран сөйләгән тормыш истәлекләрен тулырак итеп  “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин булачак.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бавлыинформ