Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылында туган телгә мәхәббәт балалар бакчасыннан ук бирелә

Тәрбия бирү, белемгә беренче адымнар ясауда балалар бакчасының роле зур. Бүген без районнан ерактарак урнашкан Татар Кандызы авылы балалар бакчасында булып кайттык. Балалар бакчасына барлыгы унбер бала йөри.

Балалар бакчасы 2012 нче елда мәктәп бинасына күчерелгән һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеменә әверелгән. Без килгәндә балалар тәрбиячеләре Тәнзилә Закирҗанова белән уеннар уйнап, бергәләп көзге бәйрәмгә әзерләнәләр иде.  Тәрбияче сүзләренчә, соңгы елларда балаларга туган тел, ана телен өйрәтү буенча зур эшләр эшләнә.

“Мин балалар бакчасында 39 елдан артык эшлим. Яр Чаллы Дәүләт педагогия институтын тәмамлап кайтканнан бирле балалардан аерылганым юк, – ди тәрбияче Тәнзилә Закирҗанова. Бүгенге көндә бер генә төркемдә эшлибез. Дөресен генә әйткәндә, төркем эчендә төркем – кечкенәләр, уртанчылар, өлкәннәр дә, мәктәпкә әзерлек төркеме дә шунда бергә. Күбрәк занятиеләребез берләштереп үткәрелә. Әлбәттә, бераз уңайсызрак.”  

Бу хакта тулырак Баулы телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышында карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X