Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылында халык җыены үтте

Бүген Татар Кандызы авылында халык җыены үтә. Узган елга йомгак, алдагы 2022 нче елга бурычлар билгеләнә. Халык җыены авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллинның отчет доклады белән башланды.

Бүгенге көндә Татар Кандызы авылында 350 хуҗалык бар. 750 кеше теркәлгән.Эшкә яраклы яшьтә 290 кеше бар. Шулардан 50 кеше генә авыл хуҗалыгында эшли. Алты кеше эшсез, алар мәшгульлек үзәгендә теркәлгән. Узган елда Татар Кандызы авылында сигез бала туган, 15 кеше үлгән.

–Узган елгы үзара салым акчаларына урам юлларын ремонтладык, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – “Кызыл чишмә” яны төзекләндерелде. Зиратлар буенча да байтак эшләр башкарылды. Киләсе ел җыелачак салым акчаларына да зиратларда зур булып үскән агачларны кисүне планлаштырабыз.

Авыл җирлеге башлыгы шулай ук Татар Кандызы авылындагы күперләрне төзекләндерү кирәклеге хакында мөрәҗәгать итте.

–Мөмкинлек булса, Кандыздагы дүрт җәяүлеләр басмасын ремонтлап булмас микән,– дип район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте ул. –  Шулай ук елга аша эшләнгән өч автомобиль күперен төзекләндерүне башларга кирәк.

Быел һәм узган ел Кандызда су проблемасы булмаган. Шулай да су системасында ремонт эшләрен башкару , кайбер задвижкаларны алыштыру эшләрен планлаштыралар.

 Җыелышта күтәрелгән мәсьәләләр һәм халыкны борчыган сораулар хакында тулырак Баулы телевидениесендә карарга  һәм "Хезмәткә дан"газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X