Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылы клубы төзекләндерелә

Татар Кандызы авылына килеп керү белән клуб бинасында барган төзелеш эшләренә игътибар итәсең. Биредә бинаның түбәсен алыштыру эшләре белән беррәттән эчке төзелеш эшләре дә башкарыла.

– Татар Кандызының клуб бинасы 1968 елда салына башлаган. 1969  елда клуб үз ишекләрен ачкан. Беренче клуб директоры итеп Тәгъзимә Гозәерованы билгеләгәннәр, – дип сөйләде клуб директоры булып эшләүче Айрат Хөсәенов. –  Менә 50 елдан соң төзекләндерү безгә дә килеп җитте, республика программасы кысаларында клубыбыз яңа төс ала. Ремонтны озак көткән идек.

Айрат Хөсәенов сүзләренчә, алар өчен иң сөенечлесе – түбә алыштырылу. Ул инде бик тузган булган.

–  Шифер түбәне – калай белән ябачаклар. Бинаның эчке өлешендә дә зур эшләр бара. Идән, түшәм, стеналар, электр челтәре алыштырыла.  Барлык уңайлыклар эчтә булачак, – ди ул елмаеп. – Әйтсәм әйтим инде санузел юк иде, моңа кадәр бәдрәф тә урам якта урнашкан иде. Башка җирдән килгән артистлар алдында уңайсыз хәлләргә дә калгаладык. Хәзер барысы да яхшы булыр дип ышанам. Клуб бинасын төзекләндерү өчен шулай ук “Татнефь” аша ике миллион алты йөз сумлык грант оттык. Ул акчаларга сәхнә өчен җиһазлар, аппаратура алырга планлаштырабыз. Бүгенге көндә эшләнгән эшләр күзгә күренә, бик матур булачак.

Клубта барган төзекләндерү эшләре хакында тулырак Баулы телевидениесенең “Хәбәрләр” чыгарылышында карарга мөмкин.

Фото: Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев