Татар Кандызы авылы китапханәсендә әниләр турында җылы истәлекләр барланды
Татар Кандызы авыл китапханәсендә “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән матур эчтәлектәге чара үтте. Анда авылның өлкән яшьтәге ханымнары чакырылды.
Чара әниләр, әниләр кадере, кеше тормышында әниләрнең роле хакындагы кереш сүз белән башланып китте. Китапханәче Гөлнур Насыбуллина әниләр турында шигырьләр укыды, әниләр темасын яктырткан китаплар белән дә таныштырды.
– Әлеге чарага килүчеләр арасында минем әтием белән әнием иң өлкәннәре булып чыкты, – дип сөйләде Нәҗибә Гыйззәтуллина. – Әнием 1912 елгы иде. Әнигә уку эләкмәгән. Безгә белем бирергә тырышты, укырга кирәклеген әйтеп торды. Әниемне Кандыз халкы яхшы белә. Ул чиста-пөхтә иде, аш-суга оста булды. Безне дә шулай өйрәтте. Без гаиләдә тугыз бала туганбыз, җиде бала үстек. Бер пар игезәк балалар булган. Алар кечкенә чакларында ни сәбәпледер үлгәннәр. Элек вакытта киемгә кытлык иде. Йорт- җир, мал-туар күбрәк хатын-кыз өстендә булган. Әниебез күп еллар колхозда ипи салучы булып эшләде. Ипиләре бик уңа иде. Аның камырын кул белән басышлы иде. Шөкер, әни назы белән, аның үрнәгендә үсәргә насыйп булды.
– Минем әнием 1927 елгы иде. Ундүрт яшендә ике апае белән ятим калган ул. Әтисе, ягъни минем бабай сугыштан кайтмаган. Әбиебез кан чире белән үлеп киткән, – дип үз әнисе турында сөйләде Әнвәрия Миннегалимова да. – Әниемнең апайларының берсенә җиде, икенчесенә өч кенә яшь булган. Ул аларны үстергән. Әнием сугыштан гарипләнеп кайткан бер егеткә тормышка чыккан. Аннары без – өч малай, бер кыз туганбыз. Эшкә өйрәнеп үстек: су ташу, маллар карау, бакча эшләре, ашарга пешерү... Сигезенче сыйныфта чакта мин ипи сала идем инде.
Чарага килүчеләр һәрберсе әниләр хакында булган җылы истәлекләре белән бүлештеләр, матур хатирәләрне барладылар.
Фото: Гөлнур Насыбуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев