Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Төп тема

Татар Кандызы авылы киләсе 2021 нче елга бурычлар билгели

2020 нче ел тәмамланырга да санаулы гына көннәр калып бара. Димәк, нәтиҗәләр ясарга да вакыт. Без Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин белән шул хакта сөйләштек.

Бүгенге көндә Татар Кандызы авылында 372 хуҗалык, 800 кеше исәптә тора. Авыл җирлегендә ике мәчет, өч кибет, балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты һәм почта бүлекчәсе эшли.

– 2020нче елга билгеләнгән эшләр барысы да диярлек башкарылды, – ди авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин. – Үзара салым акчасына су кудыру станциясенә капиталь төзекләндерү үткәрдек. Халыкны су белән тәэмин итү тулысынча җайланды. Быел җәй көне бераз өзеклекләр килеп чыккан иде. Шулай ук үзара салым акчасына күпер башы ягындагы зиратка 600 метр ихата тоттык, Сөләйман ягы зиратында 68 метр профнастил калай белән шулай ук ихатаны озынайттык. Юлларны өлешчә карап, ремонтлап торабыз. Чөнки юлларны ел саен карасаң гына, йөреп була. Грант акчасына алган трактор белән урам юлларын кардан чистартабыз. Ул эшебез җайланды дисәм дә була. Авыл өстендә, зиратларда өмәләр ясап торабыз. Әлбәттә инде проблемалар да бар. Безнең үзебездә ком-таш карьеры була торып, без аларны куллана алмыйбыз. Узган елны шул карьерлардан юл тигезләр өчен рөхсәт сорап хат язган идем. Тик...

Татар Кандызында узган елда нинди эшләр башкарылган, алдагы елга нинди бурычлар куелган, нинди каршылыклы хәлләр килеп чыккан, бу хакта тулырак “Хезмәткә дан”газетасында укырга һәм Баулы телевидениесендә карарга мөмкин.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев